Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Туган мәктәбен эшмәкәр якын итә

"Илнур Мифтахиев җитәкчелегендге "СтройГрад" ширкәте төзүчеләре ремонт эшләрен кыска срокта һәм югары сыйфатлы итеп башкардылар. Илнур Әмирович эш барышын шәхсән үзе һәрчак ныклы контрольдә тотты", - ди 2нче шәһәр мәктәбе директоры Рөстәм Гобәйдуллин капиталь ремонт нәтиҗәләреннән канәгать булып. Республика программасы кысасында әлеге мәктәптә 2 миллион 257 мең сумлык ремонт эшләре...

"Илнур Мифтахиев җитәкчелегендге "СтройГрад" ширкәте төзүчеләре ремонт эшләрен кыска срокта һәм югары сыйфатлы итеп башкардылар. Илнур Әмирович эш барышын шәхсән үзе һәрчак ныклы контрольдә тотты", - ди 2нче шәһәр мәктәбе директоры Рөстәм Гобәйдуллин капиталь ремонт нәтиҗәләреннән канәгать булып.
Республика программасы кысасында әлеге мәктәптә 2 миллион 257 мең сумлык ремонт эшләре башкару планлаштырылган булган. "Төзүчеләр март аенда ук эшли башладылар. Иң беренче мәктәптән спорт залына, ашханәгә чыгу юлының түбәсен ремонтладылар. Югыйсә, түбәдән стеналарга су ага иде. Аннан санузелны ремонтлауга күчтеләр. Унбер санузелга барлык санитар таләпләргә туры китереп реконструкция ясалды. Бу эшләрнең барысын да төзүчеләр уку барышына зыян китермичә эшләделәр. Якын арада анда заманча кабинкалар куелачак", - ди Рөстәм Рәзилевич. Уку елы тәмамлануга, чын мәгънәсендә, төзелеш эшләре "кайный башлаган". "Көне-көне белән 20шәр төзүче эшли торган иде. Кемдер плита сала, кемдер отмостка ясый, кайсылары ишек алыштыра. Төзүчеләр иртәдән кичкә кадәр, хәтта ял көннәрендә эшләделәр", - ди мәктәп җитәкчесе. Менә шулай көнне төнгә ялгап эшләгәнгә, ремонт эшләрен районда иң беренчеләрдән булып, хәтта билгеләнгән сроктан бер айга иртәрәк - 1 июльгә тәмамлый алганнар да инде "СтройГрад" төзүчеләре. Югыйсә, аз эшләнмәгән биредә: 12 вентиляция каналы тиешле таләпләргә туры китереп ясалган, түбәнең су ага торган өлешләре төзекләндерелгән, санузел белән бәйле стояклар, канализация системасы тулысынча яңартылган, ике яктан да авария чыгу юллары янгын курынычсызлыгы таләпләренә туры китерелеп ремонтланган, ишекләре, түбәсе алыштырылган. Шулай ук фасад өлешендә цоколь тулысынча ремонтланган, отмосткалар яңадан эшләнгән. "Планда каралмаган булса да, фасад ягына да өлешчә ремонт ясарга, кәрнизнең ватылган урыннарын төзекләндерергә, мәктәпнең бер ягын койма белән әйләндереп алырга вәгъдә бирә Илнур Әмирович", - ди Рөстәм Гобәйдуллин.
Гомумән, үзе дә шушы 2нче мәктәпне тәмамлаган Илнур Мифтахиев өчен Татарстанда күптән түгел генә игълан ителгән "Туган мәктәбеңә булыш" акциясе байтак еллар дәвам итә инде. "Соңгы вакытта гына да мәктәбебезгә радиомикрофоннар, газон чапкыч бүләк итте. Бер генә тантанага, бәйрәмгә дә буш кул белән килми ул. Туган мәктәбен бик якын итә", - ди Рөстәм Рәзилевич олы рәхмәтле булып. Әнә, шушы көннәрдә генә директор урынбасары Ольга Костенкова җитәкчелегендә бер төркем укучыларны Санкт-Петербургка хәрби-патриотик слетка җибәрүгә дә матди ярдәм күрсәткән эшмәкәр. "Туган мәктәп, аның укытучылары, укучылары күңелгә аеруча якын. Үзең тәмамлаган мәктәпне яхшырак та, яктырак та, матуррак та итеп күрәсе килә. Шуңа мин бу игелекле гамәлләрне чын күңелемнән, йөрәгем кушуы буенча эшлим", - ди Илнур Мифтахиев. Ә безгә аның бу игелекле эшләрен башкаларга үрнәк итеп куясы гына кала.
Редакциядән: район башлыгы Валерий Макаровның тырышлыгы белән быел районда алты мәктәп капиталь ремонт программасына кертелгән иде. 4нче шәһәр мәктәбендә ремонт эшләрен Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "МирСтрой" эшчеләре, ә Красный бор, Салагыш, Көчек мәктәпләрендә һәм коррекцион мәктәп-интернатта Рамил Мифтахов җитәкчелегендәге "Агрызтрансстрой" төзүчеләре башкара. Берьюлы дүрт мәктәпкә алынган бу төзүчеләрнең эше әлегә бик сүлпән бара. Подрядчыларның үзләренә тапшырылган эшне югары сыйфатлы итеп билгеләнгән срокка - 1 августка төгәлләячәкләренә бик тә ышанасы килә.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев