Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Туган якларга аккошлар кайтты

Аккош-шипуннарны Кама елгасында 24 мартта, ә “Кичке Таң” заказнигындагы Иж елгасында 2 апрельдә күргәннәр

Әгерҗе районы сулыкларына мәхәббәт һәм тугрылык символы булган аккошлар кайтты.

Быел яз соңрак килүне су кошлары да сизгән, күрәсең. Узган ел алар безнең якларда 18 мартта күренсәләр, быел аккош-шипуннарны Кама елгасында 24 мартта, ә “Кичке Таң” заказнигындагы Иж елгасында 2 апрельдә күргәннәр.

– Бу вакытта елгаларда әле боз катламы иде. Су кошлары агым көчле булган урыннардагы ачык җирләргә төштеләр, – ди “Кичке Таң” заказнигы директоры Руслан Мәннапов.

Беренче көннәрдә кошлар бер дистәгә якын булсалар, бер атна эчендә аларның саны 300гә җиткән. Гомумән, узган ел безнең сулыкларны 500ләп аккош-шипун үз иткән булган.

– Бу төр су кошлары республиканың Кызыл китабына кертелсә дә, соңгы еллар белән чагыштырганда, аларның саны арта бара. Исәпләүләр буенча иң күбе – безнең район сулыкларында, – ди Руслан Ромель улы.

Су кошларының тагын бер төре – аккош-кликуннар әле туган якларга кайтып җитмәгәннәр. Аккош-шипуннар белән чагыштырганда, алар сан буенча шактый аз икән. Башка елларны безнең район сулыкларында бу төр аккошлар 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев