Тугызбуйда батыр якташыбыз хөрмәтенә волейбол турниры узды
Ярышлар беренче тапкыр үтте
Кичә Девятерняда әлеге авыл җирлеге башлыгы Эрнест Ганиев тәкъдиме белән Әфганстан бәрелешләрендә һәлак булган Нарат авылы егете Рафис Хөснетдинов истәлегенә олкэннэр хэм яшьлэр арасында волейбол ярышы узды. Анда дүрт команда – Исәнбай, Кадыбаш, Девятерня, Иске Эсләк авыл җирлекләре сыналды.
Олкэннэр арасында Исәнбай командасы ир-егетләре (Илнур Тукманов, Илшат Тукманов, Раил Симаков, Илфат Газизов, Сәгадәт Җәмилев, Рамил Мөхәммәдиев) беренче урын яулады. Икенчедә – Кадыбаш, өченчедә – Девятерня, дүртенчедә Иске Эсләк авыл җирлекләре.
Яшьләр арасында Иске Эсләк-Үтәгән командасы – беренче, Кадыбаш – икенче, Исәнбай – өченче, Девятерня дүртенче урында.
Абсолют жиңүче булган Иске Эслэк командасына күчмә Кубок, җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Аларны район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев тапшырды. Бәйгедә авыл башлыклары Фәнил Сираев, Хәлил Закиров, Дамир Әхмәтов, Эрнест Ганиев та катнаштылар.
Әлеге турнир дәвамлы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев