Тугызбуйда – бәйрәм
Мастер-класслар күрсәттеләр
Кадыбаш Мәдәният йортында Кадыбаш Девятерня, Исәнбай, Азево, Иске Эсләк, Үтәгән яшүсмерләре һәм яшьләре өчен “Гөрли Тугызбуй яклары“ исемле бәйрәм узды.
Мәдәният хезмәткәрләре коймак пешерү, токмач кисү, йон эрләү, калфак чигү буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Укучылар Тугызбуй төбәгенә багышланган кроссворд чиштеләр.
Соңыннан һәр авылның мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмдә катнашучыларны матур чыгышлары белән сөендерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев