Украинада махсус операциядә һәлак булган якташыбыз хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды
Тәбәрленең уртасында һәйкәл булып калыкты
Украинада махсус операциядә һәлак булган Тәбәрле егете Ленар ГӘРӘЕВны июль аенда авылдашлары, райондашларыбыз соңгы юлга озаттылар. Батырның туган көнендә, 4 ноябрьдә, туган авылында аның хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды.
Тантанага район һәм авыл җитәкчеләре, авыл халкы килгән иде.
– Ленарның инде башка безнең арада булмаячагын күңелебез берничек тә кабул итә алмады. Ничек тә булса аны яныбызда тою, исемен мәңгеләштерү теләге белән яна башладык. Хәтер тактасы – әнә шул бердәм теләгебезнең күркәм нәтиҗәсе ул. Аны кую урыны итеп авыл үзәгендәге Хәтер мәйданын сайлавыбыз да юкка гына түгел. Ул безнең өчен һәрчак туган илебезнең батыр сакчысы, авылыбыз горурлыгы булып калачак, – дип сөйләде дуслары, яшьтәшләре исеменнән чыгыш ясаган, игелекле эшнең башында торган Данис Гомәров.
Данис әлеге эшкә матди ярдәм күрсәткән, өмәләрдә катнашкан һәркемнең исемен атап, тирән рәхмәтен җиткерде. Истәлек тактасын куюга аеруча зур өлеш керткәннәргә район башлыгы Азат Вәлиев Рәхмәт хатлары тапшырды.
– Ленар Тәфкил улы – махсус хәрби операция башланганнан соң безнең тынычлыгыбыз сагына беренчеләрдән булып баскан хәрби хезмәткәр. Кызганычка каршы, махсус операция барышында һәлак булган беренче якташыбыз да. Ул безнең өчен һәрчак чын батыр булып калыр, – диде Азат Рөстәм улы.
Бу язма белән тулырак итеп газетабызның 11 ноябрь санында таныша аласыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев