Укучылар Икмәк комбинатында экскурсиядә булды
Балалар данлыклы Әгерҗе лимонадын җитештерү цехын күрде
2 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары Икмәк комбинатында экскурсиядә булды. Бу хакта Әгерҗе райпосы хәбәр итә.
Балаларны икмәк җитештерү цехына алып керделәр. Аларга икмәк заводында нинди продукция җитештерелүе турында сөйләделәр. Балалар кызыксынып камырның ничек һәм кайда болгатылуын, ничек мичтә пешерелүен күзәттеләр.
Шулай ук алар һәркем яраткан, данлыклы Әгерҗе лимонадын җитештерү цехында булдылар.
Экскурсия тәмамланганнан соң балаларны тәмле күмәчләр һәм лимонад белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев