Уразай авылында зират коймасы яңартыла
Саваплы эштән беркем дә читтә калмый
Салагыш авыл җирлегенә керүче Уразай авылы халкы бу җәйдә бик зур һәм изге эш башкара – зират коймасын яңарталар. Саваплы эштән беркем дә читтә калмый, хәтта шәһәрдән кайтып ярдәм итүчеләр бар.
Койма тоту өчен төзелеш материаллары халыктан җыелган үзара салым акчаларына кайтартылган. Уразайда туып-үскән, хәзер Ижауда гомер кичерүче авылдашлары Зөлфенур Фәхретдиновның улы Инсаф зиратка зур һәм кечкенә тимер капкалар бүләк иткән.
Иң элек уртак көч белән иске коймалар сүтелгән. Зират мәйданын киңәйтеп коймалар тотуда Уразай ир-егетләре чиратлап эшлиләр. Ә хатын-кызлар буяу эшләрен башкаралар. Изге эштә активлык күрсәткән уразайлыларның бердәмлелегенә сокланырлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев