Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Уразай басуларында бәрәңге утырталар

"Уразай" бүлекчәсе басуларында бәрәңге утыртуда ике агрегат эшли бүген: тракторчылар Василий Петров, Марат Асылмәрдәнов һәм аларның ярдәмчеләре Марс Васильев белән Владимир Шуматов. Алар тырышлыгы белән 115 гактар мәйданга бәрәңге утыртылган инде. Шушы көннәрдә аларга Владимир Васильев һәм Ефим Шамеев бригадасы да өстәләчәк. - Бәрәңге быел барлыгы 397 гектар мәйданда утыртылачак....

"Уразай" бүлекчәсе басуларында бәрәңге утыртуда ике агрегат эшли бүген: тракторчылар Василий Петров, Марат Асылмәрдәнов һәм аларның ярдәмчеләре Марс Васильев белән Владимир Шуматов.

Алар тырышлыгы белән 115 гактар мәйданга бәрәңге утыртылган инде. Шушы көннәрдә аларга Владимир Васильев һәм Ефим Шамеев бригадасы да өстәләчәк.

- Бәрәңге быел барлыгы 397 гектар мәйданда утыртылачак. Шуның 30 гектарына элиталы сортлар утыртабыз . Болар - "Роза", "Королева Анна", "Зекура" сортлары. 58 гектарга беренче репродукцияле"Наташа", "Ароза", "Ред Леди", "Розара", "Зекура", "Королева Анна" сортлары утыртылачак. Барысы 300 тонна югары репродукцияле орлык утыртырга планлаштырабыз, - ди "Агро-Престиж" ширкәте агрономы Рифат Халматов.

Бәрәңгене "КамАЗ" машиналарында Сергей Баширов, Рафис Муллахмәтов, Бәгъзәнур Гыйззәтуллин тоткарлыксыз ташып торалар. Туфракны әзерләү Раушан Закиров, Валентин Васильев, Әбүдәр Мәҗитов җаваплылыгында.

- Бәрәңгене төрле бөҗәкләргә каршы махсус препарат белән эшкәртәбез. Бер гектарга 44 кило тәэсирле матдә хисабыннан ашлама да кертелә, - ди Рифат.

Өч бригаданың көненә 25 гектар тирәсе бәрәңге утыртуын исәпкә алганда, икенче икмәкне утырту ике атнадан тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев