Уразайдан Илмир Гарипов урманда аю очраткан
"Агачка менгәнемне сизмәдем дә"
Безнең Әгерҗе районы урманнарга бай. Анда нинди генә нигъмәтләр юк! Шуңадыр, райондашларыбыз арасында урманга йөрергә яратучылар бик күп. Чираттагы сораштыруыбызны шушы темага багышларга булдык.
Яхъя ИШИКОВ, Красный бор авылы:
– Җәмәгатем Асия белән көнаралаш урманда без. Рульдә үзем булгач (Яхъя абыйга 94 яшь!) Красный бор янындагыларына гына түгел, Тат.Чилчә, Ямурза, Саклау урманнарына да йөрибез. Мин дару үләннәре җыям. Урмандагы җәнлекләрне күзәтәм. Анда поши, куян, бурсык, төлке, селәүсен, балалары белән аю күргәнем бар.
Асия урман күренешләрен фотога төшерә, чәчәкләр җыя, картиналар ясый. “Урман – иҗат аланы”, ди ул. Ярты көнләп йөреп, күтәренке кәеф белән кайтабыз. Урманда рәхәт, хуш ис, саф һава! Ул җанны чистарта, күңелне шатлык белән тутыра.
Гөлзар ХӘБИРОВА, Шаршады авылы:
– 80 яшем тулса да, урманга йөрү гадәтемне ташламадым әле. Кодагыйларым Ямурза белән Уразай арасындагы урманда кара җиләк үсә дигәч, мин дә барасы килүемне белдергән идем. Бергәләп наратлык һавасын сулап, кара җиләк җыеп кайту насыйп булды.
Уразай янындагы каен урманы гөмбәләр патшасы – ак гөмбәләре белән данлыклы. Узган ел шунда барып бер чиләк җыеп кайткан идем. Быел кодагыйларыбыз ун өч литрлы банка әзерләргә өлгергән инде. Балалар белән ял көннәрендә шунда барырга ниятлибез. Күңелем хәзер үк ашкынып тора инде.
Илмир ГАРИПОВ, Уразай авылы:
– Әниемнең туган авылы Шаршадыда яшәүче умартачы Ришат абыем белән Тат.Чилчә ягындагы урманга чолык (ловушка) карарга бардык. Абый чолыкны алырга агачка менеп китте, мин җирдә калдым. Кыштырдаган тавышка борылып карасам, ун метр гына ераклыкта абагалар арасында аю тора. Курыктым, әлбәттә, беренче тапкыр аю күрүем бит. “Абый! Аю! Нишләем?” дип сорадым. Ул үзе янына чакыргач, ничек агачка менгәнемне сизмәдем дә. Агачка менгәч, як-ягыма бик игътибар белән карасам да, аю күренмәде. Абыем аңлатуынча, аның үз сукмагы бар икән. Шул юлыннан кире урманга кереп киткән, күрәсең.
Быел урманда елан күплеге күзгә ташлана. Урманда гына түгел, аларны йорт тирәләрендә дә күрештерәбез. Әни яшелчә бакчабызда, әти ишегелдында, Нәзирә әбием капка төбендә тузбаш елан күргән.
Фото: архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев