Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Үз йортлары булачак

Әгерҗедә яшәүче Лилия һәм Рөстәм КИРИЛЛОВлар гаиләсе - Россия Президенты күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирү турында Закон кабул иткәннән соң районда бу хокуктан файдалану өчен иң беренче гариза язучылар һәм иң беренче җир участогын алучылар. "Бу җирдә безнең үз йортыбыз, шәхси хуҗалыгыбыз булачак", - ди гаилә башлыгы Рөстәм. "Мин...

Әгерҗедә яшәүче Лилия һәм Рөстәм КИРИЛЛОВлар гаиләсе - Россия Президенты күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирү турында Закон кабул иткәннән соң районда бу хокуктан файдалану өчен иң беренче гариза язучылар һәм иң беренче җир участогын алучылар. "Бу җирдә безнең үз йортыбыз, шәхси хуҗалыгыбыз булачак", - ди гаилә башлыгы Рөстәм.
"Мин үзем дүрт малайлы ишле гаиләдә туып-үскәч, хатыныма да безнең балалар күп булырга тиеш дидем. Шөкер, менә өч кызыбыз - иң зур шатлыгыбыз", - ди гаилә башлыгы. "Һәр бала үз бәхете белән туа, диләр бит. Без балаларыбызны дәүләттән акча, җир алу өчен генә тапмадык. Шулай туры килде инде, төпчегебез Эльвина тугач, Ана капиталына ия булдык. Без аны өлкән һәм уртанчы кызларыбыз Альбина белән Маринаны укытуга тотарбыз дип планлаштырып торабыз. Узган ел безнең кебек гаиләләргә бушлай җир бирү турында беренче тапкыр телевизордан ишеткәч тә, шатлыгыбызның иге-чиге булмады. Бигрәк тә ирем үз хуҗалыгыбыз белән яшәү турында хыяллана иде", - ди хуҗабикә Лилия. "Ир кеше үз гомерендә йорт төзеп керергә тиеш", - дип хатынының сүзен җөпләп куйды Рөстәм.
Кирилловлар гаиләсе Октябрьская урамындагы 2нче йортта яши. Хуҗабикәнең әти-әнисенә тузган торак программасы буенча бирелгән бу дүрт бүлмәле фатирда алар җиде кеше яшиләр. Лилиянең әнисе бик яшьли вафат булган. Әтисе һәм әлегә өйләнмәгән энесе дә шушы фатирда гомер кичерәләр. "Чын ир-атның гаиләсен уңайлы шартларда яшәтү өчен үз куышы булырга тиеш. Иң беренче гариза язганлыктан, безгә җир участогын сайлап алу мөмкинлеге бирелде. Гобәйди урамындагы 10 сутый җир участогында булачак хуҗалыгыбызны бик матур, уңайлы итеп күз алдыма китерәм. Әгерҗе Иж-Бубыйга таба үсә бит. Ишетеп белүемчә, без җир алган төбәк киләчәктә үзе бер шәһәрчек булачак. Төпчегебез Эльвина шул тирәдә төзеләчәк яңа мәктәптә укыр", - ди Рөстәм. Зур хыяллар белән яшәүче гаилә башлыгы бушлай җир алган ишле гаиләләргә төзелеш алып бару өчен, бәлки, аз процентлы кредит бирелмәсме икән дигән өмет белән дә яши әле.
Рөстәм вагон депосында вагоннар караучы булып эшли. "Сменабыздагы хезмәттәшләрем Ришат Чураев, Алексей Иванов, Фирдәвес Әхмәтзакиров та - өчәр бала аталары. Алар да бушлай җир бирелүгә бик сөенделәр. Дәүләт шулай күп балалы гаиләләр турында кайгыртканда, гаиләдә мәхәббәт, бер-береңне аңлау, хөрмәт итү булганда балалар туу - иң зур шатлык ул", - ди гаилә башлыгы. Менә шундый матур хыяллар белән гомер кичерүче бу гаилә белән саубуллашканда: "Менә күрерсез, берничә елдан Гобәйди урамында үз йортыбыз булачак", - диде Рөстәм.
Р.S. Кирилловлар кебек районда 18 яшьіә кадәр өч һәм күбрәк баласы булган 171 гаилә бушлай җир алу өчен гариза язды. Аларның 86сына җир участогы бирелде инде.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев