Үзәк китапханәдә Гаилә елы уңаеннан «Бишек җырлары» исемле чара узды
Тәрбияви яктан чара бик әһәмиятле булуын һәр катнашучы ассызыклады
Үзәк китапханәдә "Нур" мәчете белән берлектә Гаилә елы уңаеннан "Бишек җырлары" исемле чара узды.
Шул уңайдан "Бишек җырлары - рухи хәзинә" исемле китап күргәзмәсе дә оештырылды. Чарада бала дөньяга тугач үткәрелә торган гаилә йолалары - балага исем кушу, исем сайлау, бүген онытылып баручы баланы биләү күренеше турында бик матур сөйләнде, бишек җырлары тыңланды.
Тәрбияви яктан чара бик әһәмиятле булуын һәр катнашучы ассызыклады. Татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен онытмасак иде, киләчәк буын белеп үссен иде дигән теләктә калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев