Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Үзәк китапханәдә җирле язучы Наилә Харисованың иҗат кичәсе каләмдәш дусларын җыйды

Актаныш кызы Наилә ХАРИСОВА – Әгерҗе төбәге өчен чын хәзинә ул

Актанышның мамык кебек уңдырышлы кара туфрагы, Агыйдел, Сөн буйлары татар дөньясына нинди генә талантларны бүләк итмәгән... Гомере буе Кадыбашта, аннан Әгерҗедә балалар укыткан татар мөгаллимәсе, өч китап авторы, соңгы елларда республика күләмендәге дәрәҗәле әдәби бәйгеләрдә районыбызны таныткан Актаныш кызы Наилә ХАРИСОВА – Әгерҗе төбәге өчен чын хәзинә ул. 

“Пенсиягә чыккач шәхси тормыш башлана гына бит ул”, дигән сүзләрдә хаклык та бар бит, җәмәгать. Менә Наилә ханым да, лаеклы ялга чыккач иҗат дөньясына чумып, “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында басылган хикәя-повестьлары, бәйгеләрдә танылган язучыларның “борыннарына чиертеп” зур җиңү яулавы белән безне сөендереп тора. Туфан Миңнуллин әйтмешли, иҗатының “егет” чагы килде аның. 

Район үзәк китапханәсендә Наилә Харисованың иҗатына багышланган кичә дә моңа ачык дәлил булды. 

...2021 елда ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Казан утлары” игълан иткән ябык әдәби конкурста күренекле язучыларны да шаккатырып “Үтте инде” әсәре белән “Повесть” номинациясендә  беренче урынга һәм “саллы” гына премиягә лаек булган якташыбыз  өчен 2022 ел да зур сөенеч китерде. Казанда 3 мең тираж белән “Бәллүр тозак” исемле китабы дөнья күрде. Китапка кергән бер повесть һәм өч хикәя – бер тында укыла, уйландыра, күңел кылларын тибрәндерә торган әсәрләр. Наиләнең нинди генә әсәрен укысак та, күңелдә иң беренче “бу кем язмышы турында, прототибы кем икән?” дигән сорау туа
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев