Ветеринария берләшмәсендә котыру чиренә каршы прививка ясыйлар
Һава температурасы җылыну белән төрле йогышлы авырулар таралу өчен дә шартлар яхшыра. Шундый куркыныч авыруларның берсе – котыру чире турында Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат ХӘНӘФИЕВ белән әңгәмә кордык.
- Айрат Хәкимҗанович, әңгәмәне иң борчыган сораудан башлыйк әле. Быел безнең районда котыру чире очраклары теркәлдеме?
- Әлегә юк. Тик бу тынычланыр өчен сәбәп түгел. Без Удмуртия белән ут күршеләр генә булып яшибез. Быел Можга һәм Кече Пурга районнарында котыру авырулары билгеле булды. Соңгысы безнең өчен аеруча куркыныч. Узган ел бездә дә мондый очраклар теркәлде. Кадыбашта авыру төлке, Чекалдада котырган эт ачыкланган иде.
- Шундый хәбәр килеп ирешкән очракта сезнең оешма тарафыннан нинди чаралар күрелә?
- Без урынга чыгып шикле хайванны аерып урнаштырабыз һәм аны ун көн дәвамында күзәтәбез. Ул үлмәсә, вакцина ясыйбыз да яңадан җибәрәбез. Үлгән очракта патматериалны Казан лабораториясенә тикшерүгә юллыйбыз.
- Котыру чире хайваннарны күзәтүсез калдыру белән дә турыдан-туры бәйле бит...
- Бу, чыннан да, шулай. Күп очракта кешеләр үзләре гаепле. Кирәк булмый башлагач, песиләрен, этләрен чыгарып ташлыйлар йә фермаларга илтеп куялар. Бер авыл җыенында халыкның канәгатьсезлек белдерүе әле дә күз алдында: берәү Ижаудан кайтып, машинадан этен төшергән дә, муенсасын салдырып иреккә җибәргән. Менә шулай хуҗасыз этләр барлыкка килә дә инде. Ә бу башка хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә бик куркыныч.
- Мондый очракта нишләргә соң?
- Закон буенча җирле үзидарә органнарының хайваннарның авыруларын кисәтү һәм юкка чыгару, халыкны төрле авырулардан саклау буенча чаралар уздыру өлкәсендә хокуклары бар. Моңа хуҗасыз хайваннарны дәвалау, аулау, вакытлыча тоту пунктларына урнаштыру, авыру ачыкланып, аеруча агрессив булганнарын үтерү кебек чаралар керә. Моның өчен республика бюджетыннан субвенция бүленә. Безнең районда этләрне аулау белән “Төзелеш идарәсе“ оешмасы шөгыльләнә. Гадәттә, халык шәһәр башкарма комитетына этләр күпләп җыела торган урыннар турында хәбәр итә. Аннан әлеге мәгълүмат җаваплы оешмага җиткерелә. Шул рәвешле быел гына да район буенча 42 эт һәм 76 төлке ауланды инде. Бу хәл контрольдә тотыла. Халык та сизми калмагандыр: башка еллар белән чагыштырганда шәһәрдә сукбайлыкта йөрүче этләр саны кимеде.
- Ә сезнең яктан нинди профилактик чаралар уздырыла?
- Беренче чиратта, бу вакцинация. Быел район хуҗалыкларындагы хайваннарга прививка ясадык инде. Апрельдә шәхси йортлардагыларга куя башлыйбыз. Кайбер хуҗалар безнең хезмәткәрләрне кертмиләр. Нәтиҗәдә, алар үзләренең һәм хайваннарының сәламәтлекләрен куркыныч астына куялар.
Котыру чиреннән прививканы без ветеринария берләшмәсендә дә ясыйбыз. Моның өчен алдан 24642 телефоны буенча шалтыратырга гына кирәк. Без бер генә хайванга аерым куя алмыйбыз. Чөнки бер ампула 10 дозага исәпләнгән. Шуңа алдан сөйләшеп төркемләп кабул итәбез.
- Кыргый хайваннар турында ни әйтә аласыз?
- Вакцинаны урманнарга, басуларга, юл буйларына таратабыз. Безгә бу яклап аучылар да ярдәм итә. Күптән түгел Казан ветеринария фәнни-тикшеренү институтына 5 төлкене тикшерергә җибәрдек. Бу әлеге вакцинаның тәэсире ни дәрәҗәдә булуын аңларга ярдәм итәчәк.
Ә тулаем алганда, һәркем шуны аңларга тиеш: хуҗасыз этләргә кагылышлы проблеманы чишү бер яклап кына булырга тиеш түгел. Моның өчен халыкның, иҗтимагый оешмаларның, хакимиятнең, бизнесның уртак тырышлыгы кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев