Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Хор.Ключ авылында чишмә төзекләндерелә

Әлеге изге эшкә авыл халкы, шулай ук матур уй-ниятле якташлар көчләреннән килгәнчә өлеш керткәннәр

Хор.Ключ авылында авыл халкы башлап җибәргән саваплы эш – чишмәне төзекләндерүгә теләктәшлек күрсәтүчеләр күп.

Районыбызда тәменнән җанга сих әт иңәрдәй шифалы, тешләрне камаштырырдай салкын сулы чишмәләр күп. Шуларның берсе – Хор. Ключ авылында челтерәп агучы чишмә.

Элек-электән өлкән буын кешеләре карап, чистартып торган чишмәнең соңгы елларда өе таушалган. Шул сәбәпле, күп саваплы эшләрнең башында торучы, нәсел җепләре белән шушы авылга бәйле Рифат Сәлимгәрәев, Фәрит Масков, Минсәет Мәһәдиев тәкъдиме белән чишмәне төзекләндерү эшләре башланып киткән.

Әлеге изге эшкә авыл халкы, шулай ук матур уй-ниятле якташлар көчләреннән килгәнчә өлеш керткәннәр.

– Минем өчен генә түгел, авылыбыз белән бәйле булган һәр кеше өчен дә бу – күптән көтелгән бик сөенечле гамәл. Авылыбыз чишмәсе барыбыз өчен дә кадерле. Безнең буын кечкенәдән үк аның салкын суын эчеп көч-куәт алды. Элегрәк туйлар вакытында яшь киленнәр уңганлыкларын күрсәтү өчен иңнәренә көянтә асып җәһәт-җәһәт суын ташыды. Өлкән яшьтәге апалар исә аларга чишмә юлын күрсәтеп барды. Суын чистартып, тирәягын матурлап куйсак, әлеге традицияләр яңарыр, чишмәбез авылыбызга ямь биреп торыр иде, – ди Рифат Сәлимгәрәев.

– Пәйгамбәребезнең “кем дә кем чишмә чистарту эшендә катнаша, шуңа зур савап була”, 
дигән сүзләре бар. Бу зур эштә катнашып, булдыра алганча ярдәм кулы сузучы  һәркемгә рәхмәттән башка сүз юк, – ди кардәшебез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев