Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яңа ел каникулларына йомгак ясалды

Тормыш дәвам итә

Быелгы Яңа ел каникуллары күпләп яуган карлары белән истә калыр, мөгаен. Шуңа коммуналь хезмәтләргә дә җиңел булмады. Алар белән бергә халык иминлеге һәм саулыгы сагында торучылар да киеренке хезмәттә иде. Традиция буенча, алар белән бергәләп Яңа ел каникулына йомгак ясыйбыз.

Тимур ХУҖАХМӘТОВ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы:
–    31 декабрьдән алып 9 январьга кадәр дәвам иткән каникул көннәрендә Әгерҗе районы территориясендә җитди тәртип бозулар теркәлмәде. Халык күп җыелган күңел ачу урыннарындагы җәмәгать тәртибен тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре һәм юл-патруль наряды тәэмин итте. Аларга халык дружинасы һәм Росгвардия ярдәмгә килделәр.
Узган елдагы кебек үк, кабул ителгән хәбәрләр йөздән артмады. Бу оператив хәлнең тотрыклылыгы турында сөйли. Башка еллардагыча, полиция хезмәткәрләренә гаилә низаглары, кыйнаулар уңаеннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк булды. Аларның барысы да, нигездә, спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле. Шәхескә каршы авыр һәм аеруча авыр җинаять кылу очраклары да юк. Бәйрәм көннәрендә мошенниклар кармагына эләккән затлардан гаризалар кермәве дә сөендерә. Форсаттан файдаланып, тагын бер кат искәртәсе килә: хисап счеты, банк карталары белән бәйле шәхси мәгълүматларны чит кешеләргә хәбәр итмәгез. Мошенниклар һәрчак уяу һәм халыкны ялганлауның яңадан-яңа ысулларын уйлап табып кына торалар. 
ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, тән җәрәхәтләре алырдай юл һәлакәтләре булмаган. Механик зыян килгән 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Профилактик чаралар барышында 136 административ хокук бозу очрагына чик куелган. Исерек хәлдә руль артына утырган ике машина йөртүче тоткарланган.  

Айрат ШӘЙДУЛЛИН, күзәтчелек эшчәнлеге начальнигы:
–    31 декабрь көнне булган янгын Яңа ел кәефен бераз бозды. Янгын сүндерү частена Яңавылдагы бер хуҗалыкта янгын  чыгуы турында хәбәр килеп иреште. Аны сүндерүдә янгыннан саклау буенча Тирсә аерым посты, шулай ук ук Яңа Бәзәкә авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерү хезмәткәрләре катнашты. Янгын яшәми торган йортта чыккан. Яңа йортка һәм корылмаларга зыян килмәгән. Янгын чыгуның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. 
Каникулның башка көннәре тыныч узды. Безнең хезмәткәрләр социаль объектларны тикшерделәр. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә пиротехника куллану мәсьәләсе буенча рейдларга чыктылар. Рөхсәт ителмәгән урыннарда фейерверк атуның 76 очрагы булдырылмый калды. Ике административ беркетмә төзелде. 
Каникулның тыныч узуында авыл җирлекләре башлыкларының, оешма һәм район җитәкчеләренең роле зур. Күпбалалы һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләр, ялгыз яшәүчеләр белән профилактик эш уздыру актив рәвештә алып барылды. Бердәм хезмәтебез өчен рәхмәт!

Гөлфия СИМАКОВА, ашыгыч ярдәм бүлекчәсе өлкән фельдшеры:
–    Яңа ел каникулында ашыгыч ярдәм бригадасы көчәйтелгән режимда эшләде. Әгерҗедә ике бригада, Красный бор участок хастаханәсендә бер бригада хезмәт күрсәтте. 1-10 январьда алар 388 чакыруга чыктылар (чагыштыру өчен: узган ел 416 чакыру теркәлгән). Төп пациентлар –  ОРВИ диагнозлы балалар һәм кан басымы югары булган өлкәннәр.  Бер тапкыр Тукай авылы янына юл-транспорт һәлакәтенә чыгарга туры килде. Җиңел җәрәхәт алган ике кешегә ярдәм күрсәтелде. Аларны алып китәргә туры килмәде. 
Красный бордагы бригада Кама елгасында булган хәл урынына барды. Ике балыкчының палаткада башларына ис тигән. Әлеге территория Минзәлә районына караганлыктан, һәлак булган ир-атларны җирле бригада Минзәләгә алып китте. 
Ковид темасына килгәндә, районда авыручылар саны кими. Бу вакцинация белән турыдан-туры бәйле дип уйлыйм. Сүз уңаеннан, авыруларны кабул итү бүлекчәсенә әгерҗелеләр прививка ясату өчен каникул көннәрендә дә мөрәҗәгать иттеләр. 
Коммуналь хезмәт өлкәсендә эшләүчеләргә аерым рәхмәт. Кар күпләп явуга карамастан, машина йөртүчеләр әйтүенчә, ишегалларына керү белән бәйле проблемалар килеп тумаган. 

Лилия ГОСМАНОВА, ЗАГС бүлеге баш белгече:
–    Без 3, 5, 7 январьда дежур тордык. Бәйрәм ялларында никахны рәсмиләштерү тантаналары булмады. Шул ук вакытта без бик тә сөенеп берничә  туу турындагы таныклык тапшырдык. Сабыйларның барысы да – малайлар. Көчек авылыннан Рамил–Фирая Садыйковлар гаиләсендә өченче бала – Раян дөньяга килде. Әгерҗелеләр Рафаил–Юлия Уразаевлар гаиләсендә беренче сабый – Роберт туды. Әгерҗедән тагын ике әни гаиләләренә чын батырлар бүләк иттеләр. Кирилл–Анна Стерховлар гаиләсендә дөньяга килгән Ким 4,370 кило булса, Марсель–Алсу Дюкиннарның уллары Искәндәр 4 кило авырлыкта. 
Шул ук вакытта үлем турындагы таныклаклар да тапшырырга туры килде. 1-10 январь көннәрендә районда 12 үлем очрагы булды (40 яшьтән алып 92 яшькә кадәр). Яңа елда туу турындагы таныклыкларны күбрәк бирербез дип өметләнәсе килә.   

Ххх
...Тормыш дәвам итә. Барыбызга да исән-сау булырга язсын, хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Екатерина САМСОНОВА әзерләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев