Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яңа рубрика: кәефең ничек, райондаш?

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы хезмәткәре: Берничә ел элек яраткан газетам "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясендә эшләп чыкканнан соң, язмыш мине элеккеге 27нче училищега алып килгән иде. Анда алты ел китапханәче вазифасын башкардым. Ял итәрмен дип эштән туктарга да өлгермәдем, мине янә редакциягә чакырып алдылар. Бирегә бик сөенеп килдем, чөнки мин иҗаттан...

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы хезмәткәре:

Берничә ел элек яраткан газетам "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясендә эшләп чыкканнан соң, язмыш мине элеккеге 27нче училищега алып килгән иде. Анда алты ел китапханәче вазифасын башкардым. Ял итәрмен дип эштән туктарга да өлгермәдем, мине янә редакциягә чакырып алдылар. Бирегә бик сөенеп килдем, чөнки мин иҗаттан башка яши алмыйм. Моңа кадәр дә газета укучыларым белән гел элемтәдә торган идем, хәзер аралашулар тагын да ешаер дип уйлыйм.

Ромель МӘННАПОВ, Кичкетаң авылы:

- Кыяр үсми, җиләк пешми,

Әзерләп булмый печәнне.

Йә, Ходаем, үтенеп сорыйм

Бирче матур көннәрне

дип яңгырдан туеп аптырап шигырь дә яздым инде. Кояшсыз көннәр бигрәк тә авыл хезмәтчәннәрен "утка" салды быел. Терлек азыгы әзерләүнең кызган чагы булырга тиеш бит хәзер. Ә һава торышы "аяк чала". Быелгы җәй 1978 елны кабатлый. Ул елны да нәкъ шулай яңгыр көн саен чиләкләп койган иде.

Ринас ГАЛИЕВ, "Әгерҗе-Юдино" җитештерү участогының технолог вазифаларын башкаручы:

- Түбән Новгородта тимер юл оешмалары арасында узган туристик слетта катнашып кайттык. Мин әле бер генә ел эшләгәнлектән, слетта да тәүге тапкыр чыныгу алуым булды. Төрле шәһәрләрдән килгән хезмәттәшләребез белән иҗади бәйгеләрдә дә, спорт ярышларында да сыналдык. Нәтиҗәдә, командабыз өченче урын алды. Бу - безнекеләрнең тәүге тапкыр призлы урын алуы белән дә истәлекле слет булып күңелдә калачак.

Раилә ТИМОФЕЕВА, Ямурза авылы:

- Бу арада гөмбәчеләргә кызу эш өсте. Башта каен, ак гөмбә җыйдык. Аннан бер ай алдан майлы, җирән гөмбәләр чыкты. Яңгырлы булгач быел алар да үз вакытларын көтеп алалмадылар, ахры. Кыздырдым да, ашын да пешереп авыз иттек. Гөмбәне кышка тозлап та куйдым инде. Быел гөмбә мул булыр, ахры. Әле көзен дә рәхәтләнеп җыярбыз эшләпәле дусларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев