Яңа уку елы яңа таләпләр белән башлана
Көн кадагына
Быелгы 1 сентябрьне балалар да, ата-аналар да аеруча дулкынланып көтә. Бәйрәм тантаналары узармы? Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә уку елы барышында нинди санитар кагыйдәләр гамәлдә булачак? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү максатыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә САФИУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.
– 1 сентябрьдән укулар гадәттәгечә башланыр дип көтелә. Бу көнне ачык һавада Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узачак. Традицион Тынычлык дәресләре дә булачак. Аның быелгы темасы бик тә үзенчәлекле: “Хәтерләргә – димәк, белергә!” Барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәгән хәлдә бәйрәм рухын саклаячакбыз.
– Роспотребнадзордан юлланган хат нигезендә райондагы белем бирү учреждениеләренең эшен оештыруга кагылышлы боерык дөнья күрде. Анда уку-укыту процессына кагылышлы барлык таләпләр дә бәян ителгән. Әйтик, мәктәпкә һәркемне “иртәнге фильтр” аша уздырып кертәчәкбез. Моның өчен керү уңаенда дежур тору оештырыла. Бинага керүче һәр кеше турындагы мәгълүматлар махсус журналга теркәлә. Сүз уңаеннан: әгәр баланың температурасы йә авыру билгеләре бар икән, ата-аналарның аны мәктәпкә җибәрмәүләрен сорыйбыз. Әмма бу хакта сыйныф җитәкчесенә хәбәр итү – мәҗбүри.
Һәр сыйныфка аерым кабинет беркетелә. Димәк, укучыларга бер сыйныфтан икенчесенә йөрергә туры килми. Физкультура, технология кебек җиһаз кирәк булган фәннәрдән тыш, барысын да бер бүлмәдә укытачакбыз. Занятиенең формасы нинди булуга карап, “социаль ара” билгеләнә.
Уку елы башланыр алдыннан һәр мәгариф оешмасында генераль җыештыру уздырыла. Эш барышында да техник хезмәткәрләр һәрдаим сыйныф бүлмәләрен җыештырып торачак. Дезинфекция режимы да көчәйтелә. Болар – кулларны эшкәртү өчен антисептик чаралар, һаваны чистарту өчен махсус приборлар куллану һәм башкалар. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен дә бөтен шартлар булдырылачак. Укучыларга маска киеп йөрү мәҗбүри түгел. Укытучылар өчен әлеге тәртип гамәлдә кала. Ашханә хезмәткәрләренә исә маска һәм перчаткадан булачак.
Укыту процессы махсус расписание нигезендә оештырыла. Ашханәгә йөрү өчен дә аерым график булдырыла. Аларны төзегәндә укучыларның бер-берсе белән контактын максималь рәвештә киметү максаты күз уңында тотыла.
Мәктәптә занятиеләр иртәнге сәгать 8дән дә иртә башланмаячак. Шулай да укучыларның әлеге вакытка күпләп җыелуын булдырмас өчен бераз иртәрәк килүләре кулайрак булыр.
Әлегә төрле сыйныфлар арасында массакүләм чаралары уздыру тыела.
Яңа таләпләргә ияләшү авыр буласа да тора-бара күнегербез дип уйлыйм. Һаваны зарарсызландыру өчен бактерицидлы лампалар әлегә җитәрлек күләмдә булмаса да, Мәгариф министрлыгына заявкалар юлланган. Термометрлар белән тәэмин итүдә дә проблемалар булмас дип уйлыйм, чөнки сайлау участокларында файдаланылган приборлар безнең карамакка биреләчәк.
Укучыларның кулларын юар өчен барлык мәктәпләрдә дә су җылыту җайланмалары булдырылды. Роспотребнадзор һәм янгын куркынычсызлыгы вәкилләре белән берлектә райондагы барлык мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде. Мәктәпләр әзер. Кадрлар белән тәэмин ителеш тә канәгатьләнерлек.
Белешмә:
2020-2021 уку елында район мәктәпләрендә 4068 бала белем алыр дип көтелә. Узган уку елында әлеге сан 3971 иде. Быел Биектау, Азево, Девятерня, Ямурза авылларында беренче сыйныфка укырга баручылар юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев