Яңа уку елына Күләгәштә мәктәп ачыла
2018-19 елында Казан, Чаллы, Түбән Кама, Чистайда һәм Әгерҗе районында - барлыгы ун мәктәп үз ишекләрен ачачак. Безнең районда 30 балага исәпләнгән яңа башлангыч мәктәп-балалар бакчасы Күләгәштә төзелә. Аны Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге "СтройГигант" ширкәте төзүчеләре сафка бастыра. Хәзерге вакытта бинаның стеналары күтәрелгән, түбәсе ябылган. Төзүчеләр биредә эчке эшләрне башкаралар. -...
2018-19 елында Казан, Чаллы, Түбән Кама, Чистайда һәм Әгерҗе районында - барлыгы ун мәктәп үз ишекләрен ачачак.
Безнең районда 30 балага исәпләнгән яңа башлангыч мәктәп-балалар бакчасы Күләгәштә төзелә. Аны Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге "СтройГигант" ширкәте төзүчеләре сафка бастыра. Хәзерге вакытта бинаның стеналары күтәрелгән, түбәсе ябылган. Төзүчеләр биредә эчке эшләрне башкаралар.
- 2018 елның 1 сентябрендә Күләгәш балалары укырга заманча мәктәпкә киләчәкләр, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Белешмә:
2018 ел башында Әгерҗедә "Радуга талантов" балалар иҗаты йортын ачу да күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев