Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яңавылдан Вәлиевлар гаиләсе республика программасы буенча йорт төзегән

2014 елдан бирле республикабызда авыл территорияләрен үстерүгә юнәлтелгән махсус программа эшләп килә. Аның нигезендә авылда йорт төзү йә фатир сатып алучыларга билгеле күләмдә субсидия бирелә. Быел безнең районда дүрт гаилә әлеге программа кысаларында субсидия алуга ирешкән. Шуның берсендә - Яңавылда Динар-Лариса ВӘЛИЕВларда без дә булып кайттык. ШӘҺӘРДӘН - АВЫЛГА Динар...

2014 елдан бирле республикабызда авыл территорияләрен үстерүгә юнәлтелгән махсус программа эшләп килә. Аның нигезендә авылда йорт төзү йә фатир сатып алучыларга билгеле күләмдә субсидия бирелә.

Быел безнең районда дүрт гаилә әлеге программа кысаларында субсидия алуга ирешкән. Шуның берсендә - Яңавылда Динар-Лариса ВӘЛИЕВларда без дә булып кайттык.

ШӘҺӘРДӘН - АВЫЛГА

Динар мәктәпне тәмамлагач, колхозга эшкә урнаша. Әмма аңа Ижауга китәргә туры килә. Бераздан гаилә кора. Шулай да туган ягына кайту теләге һич тынгы бирми авыл җанлы ир-егеткә. Шәһәрдә туып-үскән җәмәгате Ларисаны ничек күндергәндер - унөч ел элек яшь гаилә авылга күченеп кайта. Биредә бик иске генә йорт сатып алалар. Әтиләре Фердинанд киңәше белән күп итеп мал асрый башлыйлар. Үзләренеке булмаганлыктан, терекләрен әти-әниләренең абзарларына урнаштыралар.

- Беренче тапкыр сыер сауган чакларым - әле дә исемдә. Сыер саву түгел, мал янына килергә дә курка идем ул чакта. Сыер тибеп елаган чакларымны уйлыйм да йөрәгем "жу-у" итеп китә, - ди Лариса.

- Дүртәр сыер асрадык баштарак. Ларисага авырга килмәсен дип алмаш-тилмәш сава идек, - дип кушыла каенанасы Мөгаллимә апа.

Шулай итеп, башаягы белән авыл тормышына чума яшь гаилә. Динар фермага бозаулар карарга урнаша. Ә Лариса өйдәге эштән бушамый.

- Сыерлар янында унлап үгез дә бар бит әле. Мин фермадан кайтып, өйдәге малларны карыйм. Лариса сөт ризыклары ясый. Аннан аларны машинага төяп Әгерҗегә йә Ижауга сатарга чыгып китәбез, - ди Динар.

Менә шулай акрынлап тернәкләнә аларның гаиләсе. Бераз "мая" туплау белән яңа йорт салу турында да уйлый башлыйлар.

- Ике ел өй саласы урынны чистарттык. Чын урманны хәтерләтә иде бу урын. Унике юкә генә кистек без аннан. Менә шуннан күзаллагыз инде, - ди гаилә башлыгы.

Акрын-акрын төзелеш материаллары да сатып алалар.

- Йорт салу теләге чын сатучы ясады бездән. Ниләр генә сатмадык: ит һәм сөт ризыкларыннан тыш, бакчада үзебез үстергән яшелчә, чия, карлыган, кырдан җыйган җир җиләге дисеңме?! - дип елмая Мөгаллимә апа.

Беренче елны йортның нигезен салалар. Аннан - цоколь өлешен. Ана капиталын алгач, диварларын күтәреп, түбәсен ябалар. Ә Хөкүмәттән субсидия бирелгәч, эчке эшләрен эшләп, газ, су, ут кертәләр.

- Кыйшаеп беткән хәрабә хәлендәге йорттан шушындый биек, матур, мәһабәт, бар уңайлыклары булган йортка күченгәнебезгә күңел һаман ышанып җитми әле, - ди Лариса.

БЕЗ - БЕРГӘ

Шушы еллар эчендә янәшәләрендә булып, яңа йортлы итүгә ярдәм иткән бик күпләргә рәхмәтле бүген бу гаилә.

- Субсидия алуда теләктәшлек һәм ярдәм күрсәткән район башлыгы Валерий Макаров, район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфрастуктур үсеш буенча урынбасары Илшат Шәмсетдинов, район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге баш белгече Фәридә Вәлиевага - иң зур рәхмәтебез. Йортыбыздагы эчке эшләрне сыйфатлы һәм тиз башкаруда авылдашыбыз Фәнзир Фәтхуллин һәм аның улларының тырышлыгы зур булды, - диләр.

Рухи терәкләре, ярдәмчеләре, төп киңәшчеләре - әти-әниләренә дә бик рәхмәтле бу гаилә.

- Алар булмаса, нишләр идек, исән-сау гына булсыннар, берүк, - диләр.

- Ларисаның әнисе белән энесе дә һәрдаим кайтып, булышу җаен табып кына торалар, - дип өсти Мөгаллимә апа.

Менә шулай бергә булганга, ярдәм итешеп яшәгәнгә һәм эшләгәнгә, уртак максат белән янганга тормышка ашмас кебек тоелган хыялларын чынбарлык итүдә бик күп алга киткәннәр дә инде алар.

ЭШЛИСЕЛӘР КҮП ӘЛЕ

Динар хәзерге вакытта "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәтендә эшли. Яздан караңгы көзгә кадәр - амбарда, кышын машина-трактор паркында ремонт эшләре белән мәшгуль. Лариса өч ел элек Яңа Бәзәкә ФАПы мөдире итеп билгеләнгән. Олы кызлары Анастасия Ижауда укый, уртанчысы Данис Тирсә мәктәбендә белем ала, кечкенә Диана Яңавыл бакчасына йөри. Кем әйтмешли, һәркем урнашкан.

- Әмма эшләрнең генә ахыры күренми әле. Менә быел җәен абзар-кура салып куйдык. Ниятебез - мал санын арттыру. Чөнки төзелеш барышында акча кирәк булганлыктан, сыер-бозауларыбызны сатарга туры килде. Терлек асрау өчен мөмкинлекләребез дә күбрәк инде хәзер: печән әзерләргә үз тракторыбыз, печән чапкыч, әйләндергечебез бар. Сыер савар өчен аппарат та сатып алдык, - ди Динар.

Бераз акча җыйганнан соң, веранда, мунча саласы, өй эчендәге эшләрне тәмамлыйсы, җиһаз аласы, капка, койма коясы бар. Озын сүзнең кыскасы, биредәге эш күп елларга җитәрлек әле. Бары исәнлек-саулыкларын гына бирсен Ходай.

СУБСИДИЯ ҺӘРКЕМГӘ БИРЕЛМИ

- Динар һәм Лариса Вәлиевлар гаиләсе Федераль программада "авылда яшәүче гражданнар" категориясе буенча катнашты. Субсидия алуда гаилә башлыгының авыл хуҗалыгында эшләве, аларның өч бала тәрбияләве мөһим роль уйнады, - ди Фәридә Вәлиева.

Программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ икәнлекне документлар аша раслау, гаилә әгъзаларының шушы районда даими яшәве һәм эшләве дә шарт. Шулай ук торак бәясенең билгеле күләмендә үз акчалары да булырга тиеш. Башка нечкәлекләр дә бар.

Программада катнашу шартлары турында тулырак 21045 телефоны аша белешә аласыз.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Д.Абзалиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев