Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Яңавылдан Рәзинә–Мансур Османовлар чәчәкләрдәй матур тормыш кичерә

Күңел матурлыгын кушып

Яңавылда гомер кичерүче Рәзинә–Мансур Османовларның заманча итеп тышланган, ерактан ук балкып торучы өйләре каршындагы бакчада ак һәм кызыл лилияләр бөтен урамга ямь биреп тора. Түбә кыегында пар күгәрчен үтеп-сүтеп йөрүчеләрне сәламләп кала... Алар да тынычлыкны, матурлыкны ярата шул.

Капка ачып ишегалдына аяк баскач үзеңне чәчәкләр күргәзмәсенә эләккәндәй итеп тоясың. Бөтен җирдә алар: түтәлләрдә, чүлмәкләрдә, гөл савытларында... Төсләр балкышыннан күзләр чагыла.
Авыл уңганнарының яшелчә бакчасындагы һәр түтәл башында да – аллы-гөлле чәчәкле савытлар. Абзарга керү юлында да, гараж янында да, мунча алдында да – илледән артык алар. 

– Әнием тәрәзә төпләрен тутырып искиткеч матур гөлләр үстерә иде. Аның кебек мин дә гөлләрне яшьтән үстерә башладым. Кияүгә чыгып декрет ялында булганда ишек алдында, бакчада чәчәкләр үстерүгә күчтем. Иртүк кош-корт караганчы бакчаны әйләнеп чыгам, гөлләремне сәламлим. Бер чәчәкнең сынуы да минем өчен бик авыр. Тәртип, бар да урынында икәнлегенә ышангач кына җиңел сулап эшкә керешәм, ди Рәзинә.

– Яшәгән нигезең гөлбакчага әйләнсен дисәң, ел әйләнәсе тырышлык кирәк. Алдагы елга өй тирәсен гөл-чәчәккә күмү өчен әзерлекне көздән үк башлыйм. Башта илледән артык чәчәк үсәчәк савытларны әйбәтләп юып киптерәм. Аннан аларга туфрак тутырып куям. Декабрь аенда орлыкларны барлый башлыйм инде. Кайда, күпме, нинди чәчәк утыртасы “план-схема” шул чактан ук күз алдымда тора башлый. Бик матур, үзгә булган чәчәкләр күрсәм, сатып алмыйча түзә алмыйм. Шуңа ел саен яңа төрләр өстәлә тора. Орлыкларны тышлыкларында язылган вакытында чәчәм. Үсентеләрне өйдәге һәм  үзем җитәкли торган Мәдәният йорты тәрәзә төпләрендә тәрбияләп үстерәм. Минем җиргә чәчкәнем юк. Үсентеләрне күчерү мәшәкатьләре дә күңелемә ләззәт бирә. Берәм-берәм чәчәкләр күренә башлагач, иңгә канатлар үскәндәй була, кәеф күтәрелә. Бик яратам аларны. Чәчәк-гөлләрем ачыткан үлән суы сипкәч тагын да күкрәбрәк үсеп китәләр. Ике атнага бер тапкыр эремчек суы белән “сыйлыйм” үзләрен. Су сибүне беркемгә дә ышанып тапшырмыйм, аларның күпме эчәсе килүен үзем генә сизәм, аңлыйм, – ди авыл уңганы.

Рәзинә эшне “эшләдеңме-эшләдем” өчен генә башкара торганнардан түгел. Кашкарый утыртса ак, кызыл, шәмәхә төслеләрен, япон гөленең (гортензия) төрле сортларын, флоксның дүрт-биш төслесен дә утырта. Алтын чәчәк (хризантема), лобелия, сальвия, азалия, рудбекия, дәлия, гладиолус, цинния, сөтлегән (молочай), канәфер, алиссум, латин чәчәге (настурция) – һәрберсе бу гаҗәеп матур оранжереяда үзенең урынын тапкан. Декоратив фасоль, бәрхет гөл, кастор үләне (клещевина) дә чәчәкләр диңгезенә үзгә ямь биреп тора.

 – Чәчәкләрне бик яратып тәрбиялим. Яңгыр яуса, бакра гөл (петуния) кебекләре ямьсезләнә, чәчәкләрен коя, озак рәткә килә алмый. Яңгыр тавышы ишетсәм, көнме-төнме чәчәкле чүлмәкләрне түбә астына җыярга йөгерәм. Миңа булышырга җәмәгатем Мансур да ашыга. Ташырга җиңел булсын өчен көздән чүлмәкләргә туфракның көпшәген генә тутырып куям (аны Рәзинә  кеше яшәми торган өй тирәсендәге кычыткан үскән җирләрдән җыя икән). Чүп утаганда кызыбыз Сөмбел һәм улыбыз Фәрхәт та булыша. Якыннарымның ярдәме булмаса, үземә генә авырга туры килер иде, – ди матурлыкка гашыйк ханым. 

Илһамланып эшләп, тырыш хезмәт белән мул тормышта яши Османовлар. Уңган хуҗа атлар да асрый, үгезләр дә үстереп сата. Абзардан сарыклар мәэлдәгәне дә ишетелә. Кош-кортлар саны да йөзгә якын.

– Рәзинәдән күреп кайбер авылдашлар чәчәк үстерә башлады. Чәчәк үстерүдә генә түгел, хезмәт ярату, тату гаилә булып матур яшәүдә дә үрнәк алар. Ярдәмчелләр, тыйнаклар, итагатьлеләр. Аш-су остасы да әле Рәзинә. Туганнары – якты йөзле Османовлар гаиләсендә еш кунак, – ди игелекле күршеләре турында Рима Даутова.

Көзге салкыннар төшкәч, чәчәк урыннарын җыештырганда “киләсе елларга да шулай утыртырга, аларга карап сокланырга һәм сөенергә язсын!” дип тели матурлыкка гашыйк Рәзинә. Теләге дә чәчәкләрдәй матур аның! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев