Җәяүлеләр кичүе игътибар астында булачак
ЮХИДИ игътибарлы һәм сак булырга чакырга
2020 елның 21 июленнән Татарстан Республикасында җәяүлеләргә өстенлек бирмәү һәм җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән «Җәяүлеләр кичүе» ункөнлеге башланды.
Җәяүлеләрне бәрдерүнең 90% тан артыгы транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.18 статьясы нигезендә, әлеге юл бирү кагыйдәләрен үтәмәү 1500 сум күләмендә административ штраф салуга китерә.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.29 ст. 1 өлеше нигезендә җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу кисәтү яисә 500 сум күләмендә административ штраф салуга китерә.
«Җәяүлеләр кичүе» декадасы кысаларында җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәү, җәяүлеләрнең моның өчен каралмаган урыннарда юл чыгу фактларын булдырмау, шулай ук торак пунктлардан читтә җәяүлеләрне бәрдерүне кисәтү буенча эш көчәйтелә.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм юлның хаталарны кичермәвен истә тотарга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев