Ялларда ничек эшлиләр
ЗАГС идарәсендә 1 майда 9-12 сәгатьләрдә үлү турындагы таныклык алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: үлү турында таныклык өч көн эчендә рәсмиләштерелергә тиеш.
ххх
29, 30 апрель, 1, 2 май ял көннәре булу сәбәпле, район үзәк хастаханәсе поликлиникасы, балалар консультациясе авыруларны кабул итми. Бу көннәрдә үзәк хастаханәдәге кизү табибка мөрәҗәгать итә аласыз.
ххх
Бәйрәм көннәрендә Пенсия фонды идарәсендә дә райондашларны кабул итмиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев