"Яшьлек" паркында өмә үткәрелде
Әлеге эш дәвам итәчәк
Бүген район башлыгы Азат Вәлиев йөкләмәсе буенча Әгерҗе шәһәренең "Яшьлек" паркы территориясендә өмә үткәрелде.
Үзәкләштерелгән китапханә системасы, Мәгариф идарәсе, МУП, Әгерҗе урманчылыгы, "Мирстрой" оешмасы хезмәткәрләре буяу эшләре һәм спорт-уен корылмаларын ремонтлау эшләре башкарды. Әлеге эш дәвам итәчәк.
Шәһәр халкының башка ял итү урыннары да тәртипкә китереләчәк.
"Өмәләрдә катнашу - кешеләрне якынайта, аларны әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуга җәлеп итә, файдалы эш башкарырга мөмкинлек бирә торган күркәм традиция. Ә иң мөһиме үз кече Ватаныбызны төзекләндереп, булганын саклый белергә өнди", - дип билгеләп үтте район җитәкчелеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев