Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Җыелган акчаларны нәрсәгә тотачаклар?

Бәйрәмнәр тагын булыр әле

Кодаш авыл җирлеге җыены Биектауда күптән түгел генә үз ишекләрен ачкан яңа клуб бинасында үтте.

Язма башында шунысын әйтеп үтү кирәк: җыен барышында биектаулылар район башлыгы Азат Вәлиевка, аның урынбасары Илфат Ямалиевка яңа мәдәният учаклы итүләре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров исә үз чыгышында башка өлкәләр – мәгариф системасы, халыкка медицина, сәүдә хезмәте күрсәтү, элемтә бүлеге эшчәнлеге, дини йолалар үтәлеше, иминлек һәм янгыннан саклану чаралары һәм халыкның тиешле тормыш-көнкүреше өчен мөһим булган башка шартлар хакында да тәфсилләп бәян итте. Чыгыштан күренгәнчә, җирлеккә караучы авылларда халыкның сыйфатлы яшәеше өчен кирәкле мөмкинлекләр булдырылган.

– Үзара салым акчалары ярдәме белән авыллардагы тормышны яхшырту алга таба да дәвам итәчәк, – диде авыл җирлеге башлыгы. 

2022 елда Биектау авылында җыелачак акчаларны Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга һәйкәл төзү, су һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары белән тәэмин итү, архив фондын булдыру һәм башка эшләргә тоту күзаллана. Кодашта боларга өстәп, зират коймаларын яңарту да дәвам итәчәк. Иске Кызылъярда да әлеге акчалар зиратны койма белән әйләндереп алу һәм халыкны су белән тәэмин итү кебек мөһим эшләргә тотылачак.

Авыл башлыгы чыгышында аерым телгә алынган тагын бер тема турында 21 гыйнварда чыккан газетабызның 2 нче санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев