Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Юлчыларның эшләре җәй буена җитәрлек

Яз җитеп кар эри башлауга, районыбыздагы юллар торышы өчен җаваплы “Брус“ ширкәте эшчеләренең чокырларны ямау эшенә керешүенә күнегеп беттек инде.

 

  • Быел да, иң беренче чиратта, юллардагы чокырларны ямау эшен тәмамладык, – ди ширкәтнең безнең райондагы участогы начальнигы Минсәет Мәһәдиев.

Әлеге эшләргә параллель рәвештә юл буендагы чикләүләрне, терәкләрне, тукталышларны буяганнар, юл буйларын чистарту эшләрен башкарганнар “Брус”лылар.

 

АВЫЛЛАР ҺӘМ АЛАР АРАСЫНДАГЫ ЮЛЛАР

Ә якын көннәрдә торак пунктлар арасындагы юлларда карта ремонтына керешәчәкләр.

  • Быел бу эшне барлыгы 4,6 километр участокта башкарырга планлаштырабыз. Шуның өч километры – Кичкетаң–Кырынды аралыгындагы, 500 метры – Мордывый башындагы юл. Шулай ук Тирсә борылышындагы, Исәнбай авылы янындагы участокларда да карта ремонты эшләнәчәк, – ди Минсәет Миндар улы.

Бу эшләр белән бергә Салагышка илтүче юлның 6,5 чакрымына ком һәм вак таш җәю эше дә алып барылачак. Быел бу максатка 19 миллион сум акча бүленгән.

  • Әлеге юлны эшләү өчен кирәкле материалларны алдан ук әзерләп ташып куйдык инде, – ди җитәкче.   

“Брус” эшчеләре күп кенә авыл эчендәге юлларны тәртипкә китерүгә дә җәлеп ителәчәк.

  • Быел дәүләт программасы буенча Иж-Бәйкидә Набережная, Варкләд-Аулда Колхоз, Девәтернәдә Речная һәм Югары урамнары юлларына ташлы-комлы катнашма (ЩПС) түшәү каралган. Сәхрәгә илтүче юлның трассадан алып кибеткә кадәрге участогына да ЩПС җәеләчәк, – ди район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.

Иж-Бәйкидә узган гражданнар җыенында Набережная урамын төзекләндерүгә кагылышлы сорауны авыл халкы район җитәкчелеге каршында да күтәргән иде. Димәк, иж-бәйкилеләрне борчыган проблемага тиздән нокта куелачак. 

 

ШӘҺӘР ЭЧЕНДӘГЕ ЮЛЛАР

Әгерҗе эчендә дә күп кенә урамнарда юлларны ремонтлау планлаштырыла. Әйтик, Совхоз-2, Набережная, Азин, Совет урамнарының бер өлешенә ЩПС салыначак. Әгерҗенең Иж-Бубыйга таба илтүче уңаенда төзелүче яңа йортлар урнашкан К.Маркс урамының бер өлешенә (заправкага кадәрге 900 метр ара) ташлы-комлы катнашма җәелү әлеге урамнарда яшәүчеләрнең хәлен бераз җиңеләйтер. Чөнки язгы-көзге пычракларда кайберәүләр җиңел машиналарын олы юл буйларына калдырырга мәҗбүр иде.  

Шәһәр эчендәге урамнардагы асфальт юллар да өлешчә яңартыла. Әйтик,  Агрызская урамының К.Маркстан алып М.Җәлил урамына кадәрге аралыгында һәм  Шаралапов урамының М.Җәлилдән алып К.Маркска таба 200 метрдан артык өлешендә асфальт өстенә асфальт салу планлаштырыла. Агрызская урамында тротуарлар да яңа булачак. Хәрби комиссариатка керү юлы һәм аның территориясендәге асфальт та өлешчә яңартылачак.

Быел да күпкатлы йортларның ишегалларын ремонтлау программасын тормышка ашыру дәвам итә. Аның нигезендә 35 миллион сумлык  эш башкарылып, тагын күп кенә ишегалды территорияләре тәртипкә китереләчәк.

 

ЭШЧЕ КӨЧЛӘР ДӘ, МӨМКИНЛЕКЛӘР ДӘ ҖИТӘРЛЕК

  • Күргәнегезчә, эшебез җәй буена җитәрлек. Алда торган бурычларны  вакытында үтәү өчен эшчеләргә барлык шартларны тудырырга тырышабыз, – ди Минсәет Мәһәдиев.

Җәйге чорга участокка өстәмә рәвештә эшчеләр алынган. Бүген биредә барлыгы 80ләп юлчы хезмәт куя. Күптән түгел 9 яңа КамАЗ машинасы кайтартылган. Үз участокларында асфальт-бетон заводы эшли. Эшчеләрне кайнар ризык белән тәэмин итү, вахта ысулы белән йөртү, өйләренә көн саен кайтып йөрергә мөмкинлеге булмаганнарын тору урыны белән тәэмин итү кебек шартларга кадәр булдырылган.  

Шулай булгач, “Брус”лыларның югарыда телгә алынган юл салу һәм ремонтлау эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарачакларына шик калмый.

  • Кирәк була икән, безнең юлчылар өстәмә эштән дә курыкмаячаклар, – ди җитәкчеләре.  

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев