Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия ГОСМАНОВА: “Безнең бурыч – гаилә сагында тору“

Узган атнада ЗАГС органнары хезмәткәрләре Россия ЗАГСының 100 еллык олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Безнең район ЗАГС бүлегенең дә бай тарихы бар. Аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге, традицияләре турында ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия ГОСМАНОВА белән әңгәмә кордык. - Лилия Сәимовна, сөйләшүне районда ЗАГС оешкан еллардан башлыйк әле. - Тарихи чыганаклардан...

Узган атнада ЗАГС органнары хезмәткәрләре Россия ЗАГСының 100 еллык олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Безнең район ЗАГС бүлегенең дә бай тарихы бар.

Аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге, традицияләре турында ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия ГОСМАНОВА белән әңгәмә кордык.

- Лилия Сәимовна, сөйләшүне районда ЗАГС оешкан еллардан башлыйк әле.

- Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, безнең районда ЗАГС бюросы 1943 елда оеша. Өлкән буын вәкилләре 1943-1983 елларда әлеге бюро белән җитәкчелек иткән Хәтимә апа Закированы, 1983-2003 еллардагы җитәкче Фатыйма апа Шаһиеваны яхшы хәтерлиләрдер әле. Бүлеккә мөрәҗәгать итүчеләр арасында "Ә безне Хәтимә апа йә Фатыйма апа язылыштырган иде" дип, аларны бик җылы итеп искә алучылар да очрый. Бу аларның халык арасында ихтирамы зур булуы хакында сөйли. Архивта алар кулы белән язылган бик күп документлар саклана.

Мин үзем ЗАГСта 2003 елда баш белгеч буларак эшли башладым. Ул чакта аның белән Эльвира Нәбиева җитәкчелек итә иде. Шул рәвешле бергәләп сигез ел эшләдек без. Аннан ЗАГС белән идарә итү Гөлнара Гайфуллинага тапшырылды. Дүрт ел элек бүлек җитәкчесе итеп мин билгеләндем.

- Узган ел ЗАГСның яңа бинасы ачылу сезнең өчен дә зур сөенеч булгандыр.

- ЗАГС органнары юбилеена иң зур бүләк булды ул. Моңа кадәр кайларда гына эшләргә туры килмәгән хезмәттәшләремә: Сәетов урамында хәзер туган якны өйрәнү музее урнашкан бинада, аннан хакимият бинасында, "стекляшка" кибете янәшәсендә, МЧС бинасында, район Мәдәният сараенда... Республика һәм район җитәкчелеге ярдәме белән сафка баскан шушындый мәһабәт, матур, иркен бина - безгә генә түгел, райондашларыбызга зур бүләк ул. Әгерҗе районына визиты вакытында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та, башка дәрәҗәле кунаклар да бинаның эчке ягының югары зәвык белән эшләнгәнлеген билгеләп үттеләр. Сүз уңаеннан: быел май аенда безнең бинада ЗАГС хезмәткәрләренең осталыгын ачыклауга тәгаенләнгән республика бәйгесенең зона этабы узды. Анда җиде районнан 18 катнашучы үз осталыгын күрсәтте. Башка районнардан, хәтта Түбән Кама, Чаллы кебек зур шәһәрләрдән килүчеләр дә безнең никахлашу залының матурлыгына соклануларын белдерделәр.

- Яңа бина ачылу белән никахларын нәкъ менә шушы залда теркәргә теләүчеләр саны арттымы?

- Әлбәттә. Яңа залда иң беренче булып язылышкан Максим-Альбина Коротаевлар - әле дә күз алдымда. Алардан соң 210 парны теркәгәнбез икән инде. Без һәр тантананы яшь парның исендә калырдай итеп уздырырга тырышабыз. Аларны музыкаль яктан бизәүче район Мәдәният сарае хезмәткәрләре Эдуард Мираев, Алексей Гуляевка зур рәхмәт. Яшьләрнең теләге буенча никахлашуны татар телендә дә алып барабыз. Бу яклап шәһәрдәшебез Лилия Рәсүлева ярдәмгә килә.

- Тик бернигә дә карамастан, аерылышучылар саны арта бара...

- Кызганычка каршы, бу - хак сүзләр. Һәр ЗАГС органының бурычы - гаилә сагында тору. Без дә гаиләләрне саклап калу, тагын да ныгыту өчен төрледән-төрле чаралар уздырырга тырышабыз. Гаилә тормышына 25, 30, 40, 50 ел элек нигез салучыларны яшь парларны теркәү тантанасына чакыру матур традициягә әйләнде. Матур тормыш юлы үтүче парларны шәһәр бәйрәмнәрендә зурлыйбыз. Менә инде биш ел рәттән үрнәк гаиләләр Казанга Татарстан Президенты һәм аның җәмәгате белән очрашуга баралар. Күпбалалы гаиләләрне бала тудыру йортында тәбрикләү, Ана капиталы сертифкатын тантаналы шартларда тапшыру - бу чараларның барысы да үрнәк гаиләләрне күрсәтү, зурлау максаты белән уздырыла.

Күптән түгел ЗАГС бинасында "Гаилә" дәресләре уздырыла башлады. Мәктәп укучылары аларга бик теләп йөриләр. Гаилә коруның нечкәлекләрен әнә шулай кечкенәдән төшендерә башлауның киләчәктә уңай нәтиҗәсе дә булыр дип өметләнәбез.

- Лилия Сәимовна, без күбебез ЗАГСны никах теркәү урыны буларак кына күзалласак та, биредә башка гражданлык актлары да башкарыла бит әле.

- Әйе, кеше тормышындагы төп этаплар нәкъ менә безнең хезмәт белән бәйле. Юкка гына халык арасында "ЗАГСта туу белән үлем очраша" дигән сүзләр йөрми. Сабый дөньяга килгәч, ЗАГС органнары тарафыннан туу турында таныклык тапшырыла. Аннан - никахлашу турындагы таныклык. Кеше вафат булгач, үлү турындагы таныклык. Аерылышырга карар кылса да, исем, фамилиясен, әтисенең исемен үзгәртергә уйласа да, уллыкка, кызлыкка алуны теркәү өчен дә, ата булуны билгеләү өчен дә кеше безгә мөрәҗәгать итә. Моның өстенә, таныклыкларга күпме төзәтмәләр кертергә туры килә безгә?! Аның өчен документларны кайлардан гына соратып, эзләтеп алмыйбыз. Безгә дә илебезнең төрле почмакларыннан хатлар килә. Аларның һәркайсы белән танышып, билгеле вакыт эчендә җавап биреп өлгерергә кирәк.

Безнең районда 21 авыл җирлегенә дә актлар язу эшен башкару хокукы бирелгән. Бу яклап Красный бор, Тирсә авыл җирлекләре хезмәткәрләре аеруча актив эшлиләр.

- Ялгышмасам, якын киләчәктә әлеге эшләрне башкару бераз җиңеләячәк, чөнки ЗАГСларның бердәм дәүләт реестрын булдыру күз уңында тотыла.

- Әйе, бүгенге көндә бу юнәлештә актив эш башланды. Безнең бурыч - 1926 елдан алып 2015 елга кадәр кәгазьдә теркәлгән гражданлык актларын электрон формага күчерү. Әлеге эшне башкарып чыгу өчен безгә өч ел вакыт бирелде. Уйлап карагыз әле: безнең архив фондында 188895 актлар язмасы саклана. Компьютерга аларның һәркайсын аерым кертергә кирәк. Бүгенге көндә без ЗАГСта ике генә кеше эшләгәнлектән, әлеге эшне башкару өчен өстәмә ярдәмчеләр җәлеп итәргә туры килде.

Яңа система актларны теркәгән вакытта халыктан сорала торган документлар санын минималь күләмгә җиткерүгә, Россия күләмендә электрон документлар әйләнешен булдыруга йогынты ясаячак. Болар, үз чиратында халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга китерер дип өметләнәбез.

- Чыннан да, һәр кешенең тормышы ЗАГС органнары эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп бара. Сезне барлык райондашларыбыз исеменнән олуг юбилеегыз белән котлап, җаваплы эшегездә уңышлар, үзегезгә сәламәтлек телибез. Киләчәктә никах теркәү, бала туу кебек күңелле вакыйгалар уңаеннан актлар күбрәк теркәлсен иде.

Белешмә:

Ел саен Әгерҗе ЗАГС бүлегенә алты меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә.

1200дән артык гражданлык акты теркәлә. Ике меңнән артык юридик гамәл башкарыла.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев