Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Законсыз төстә аракы саткан әгерҗелегә штраф түләргә туры килгән

Район прокуратурасы законсыз төстә алкогольле продукция саткан 66 яшьлек әгерҗелегә карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Судта билгеле булганча, 16 июнь көнне сәгать 3ләр тирәсендә гаепләнүче законсыз рәвештә Әгерҗедәге яшәү урыныннан бер литр күләмдә составында спирт булган сыекча саткан. Моңа охшаш хокук бозу өчен ул элек тә административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Гаепләнүче үз гаебен таныган.

Суд аңа дәүләт файдасына 25 мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендәге җәза билгеләгән.

Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев