Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Үзәк китапханәдә Уразай авылы турында язылган “Идел кызы“ романы буенча фикер алыштылар

Чара “Авыл тарихлары матур әдәбиятта“ циклы кысаларында узды

Район үзәк китапханәсендә Әгерҗе районы оешуга 95 ел тулуга багышланган “Авыл тарихлары матур әдәбиятта“ циклы буенча узучы чараларның берсе – халык язучысы Гариф Ахуновның “Идел кызы“ романы буенча китап укучылар конференциясе булды.

Фәнни-әдәби кичә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльмира Капилова чыгышы белән башланып китте.

–    Бөтенроссия Үзәк башкарма Комитетының 1927 ел 14 февраль, 177 санлы карары белән Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының административ бүленешен үзгәртү турындагы карарында Алабуга кантоны Сарсак-Омга волостендагы барлык авылларны кертеп, үзәге Әгерҗе булган район оештырырга фәрман чыккан. Шушы көннән алып Әгерҗе район буларак яши башлаган. Вакыт узу белән аның елъязмасының битләре калынайган. 
Әгерҗе районы оешуга 95 ел тулуга багышлап  “Авыл тарихлары матур әдәбиятта“ циклын районыбызның Уразай авылы тарихында башлап җибәрәбез, – диде Эльмира Рамилевна.

“Идел кызы“ романының язылу тарихы, эчтәлеге белән үзәк китапханәнең туган якны өйрәнү һәм татар әдәбияты бүлеге хезмәткәре Рушания Байтимерова таныштырды. 

Уразай – романда Зартугай авылы. Әсәрдәге геройларның прототиплары да – шул авыл кешеләре. Уразай кияве Гариф Ахунов катлаулы тормыш юлы үткән каһарманнарның язмышы аша 1900-1930 елларда Урта Идел төбәкләрендә булып узган зур тарихи вакыйгаларны сурәтли.

Китапханәчеләр әсәрдәге һәр герой белән таныштырып чыккач, сүзне Уразайда туып-үскән мәгариф ветераны Вәсилә Хәкимова алды. 

–    Әсәрдәге геройларның бер буыны – мин, – дип башлады ул сүзен. 

Аннары нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды.

Гомере буе Уразайда яшәүче мәдәният ветераны Тәнзилә Ибраһимова язучы Гариф Ахуновның Уразай кызы Шаһидә белән гаилә коргач, бик еш кайтып йөрүе турында бәян итте. 

– Гариф Ахуновны авыл халкы да, колхоз һәм авыл җитәкчеләре дә бик хөрмәт итте. “Идел кызы“ романы дөнья күргәч, Казаннан автор һәм артистлар килеп, Салагыш Мәдәният йортында зурлап китап укучылар конференциясе уздырдык, – дип  сөйләде үзе дә авыл тарихын туплап “Чал тарихлы Уразаем“ китабы чыгарган Тәнзилә ханым.

Китапханәдәге чара Уразай һәм Салагыш каләм осталары сүзләренә шул авыл композиторлары Гафият Нигъмәтуллин һәм Дамир Муллахмәтов  көй язган җырлар белән бик матур үрелеп барды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев