Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Зөлфия Закированың социаль хезмәткәр булып эшли башлавына 16 ел

Аның карамагында – сигез өлкән яшьтәге кеше

Кырындыда яшәүче Зөлфия ЗАКИРОВАның социаль хезмәткәр булып эшли башлавына 16 ел инде. Шушы вакыт эчендә күпме өлкән яшьтәге авылдашына күңел җылысын бүләк иткән, аларның ялгыз тормышларына ямь өстәгән, моңсу көннәрен нурландырган ул.

– Мин – Вольный Труд авылы кызы. Кырындыга кияүгә чыккач күп еллар колхозда бозаулар карадым. Ул эшемдә дә сынатмадым. Һәр бозау сәламәт булып үссен өчен бар көчемне куеп эшләдем, – ди Зөлфия хезмәт еллары турында сөйләп.

2006 елда авылда ялгыз гомер кичерүче 90 яшьлек Бану әбинең авыл җирлеге Советына социаль хезмәткәр кирәк дигән мөрәҗәгатеннән соң, әлеге вазифаны Зөлфиягә тәкъдим итәләр.

– Ул чакта минем карамакта Бану әби генә булды. Туксанны узса да бик зиһенле, тәртип ярата торган әби иде. Дүрт ел тәрбияләдем аны, – ди Зөлфия.
Аннан алты әбигә хезмәт күрсәтә. Көн саен җиде чакрым ераклыктагы Тукай авылына да йөри.

– Тукайга бару-кайту җиңелләрдән булмады. Күп вакыт җәяү дә йөрергә туры килде, – ди ул.

Хәзер инде Зөлфия кырындылыларга гына хезмәт күрсәтә. Барысы – сигез әби. Узган ел Рәсилә Саттахиева 90 яшен тутырган. Кадерниса Гайфуллина, Сания Мөхәммәтшина, Җиһания Ситдыйкова, Филия Садыйкова, Әнирә Галимәрданова, Кәүсәрия Мөхәммәтҗанова, Сәрия Абзалова – күбесе 80 яшькә якынлашучы йә тугыз дистәне ваклаган өлкәннәр.
 

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев