Мин - иң оста машина йөртүче
Биектаудан Лидия Садыйкованың шоферлык стажы 45 елга якын инде. Ул 70 яшендә дә машинасыннан аерылмый. "Матиз"ында Ижауга, Әгерҗегә җилдертә. Юл кагыйдәләрен үтәүгә, тизлек режимына зур игътибар бирә. Шуңа күрә юл һәлакәтләренә юлыкканы юк.