Әдәби сәхифә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ксюша, Света, Алия
(хикәя) Рәхәт тә соң авылда! Бигрәк тә җәй көннәрендә! Ялан хәтле зур ишегалды, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакча... Ниләр генә үсми ул бакчада: яшелчәсе, җиләк-җимеше дисеңме, һәркайсы, мине өз, мине аша, дигәндәй, авыз суларын китереп, кызыктырып утыра... Иртән шул бакчада сайраган төрледән-төрле кошларның тавышына уянып китәсең. Ә әтәчләре ничек дәртле кычкыра,...
-
Айсыз төндә
(хикәя) Мәликә карчык колагында бертуктаусыз көндез телевизордан ишетеп калган җыр яңгырап тора: Әй аем, аем, аем, Синең дә юк бит парың. Зәңгәр күктә йөзәсең, Ялгыз ничек түзәсең? Ирексездән күккә күз салды карчык.Күктә ае да юк икән бит аның бүген. Баганадан төшкән электр уты гына тәрәзәдән сузылып яктырта икән ич өй...
-
Куба кунаклары
(хәтер) Илле җиденче елның җәе гаҗәеп матур килде. Колхозыбыз кырларында игеннәр зур уңыш вәгъдә итеп шаулап үстеләр. Хәзер төп бурыч - ипекәйләрне бөртеген дә калдырмыйча җыеп алырга кирәк иде. Шундый матур хыяллар белән дәртләнеп уракка төштеләр, басулар комбайннар гөрелтесенә күмелде. Урып - җыю әнә шулай күңелле генә барганда, кинәт һава...
-
Өреле күл сере
(хикәя) Август кояшы бүген гадәттән тыш үтә кыздыра, күк йөзенең зәңгәрлеге, каурый-каурый ап-ак болытлар да күңелгә рәхәтлек бирә.Урып-җыю эшләренең вакытында бетәчәгенә өмет уяна. Ә авыл халкына тагын ни кирәк? Июль ае, август башы яңгырлырак булды, шулай да печәннәрне вакытында җыеп өлгерә алдылар. Җиңел булмады-мондый вакытта авыл кешесе йокы күрми инде....
-
СӨЮ-СӘГАДӘТ
(хикәя) Әй үтә соң тиз сәгадәтле вакыт. Ф.Бурнаш. Мин җир өстен артык сөйдем бугай, Артык сөйдем аның гөлләрен. Һ.Такташ. Үләрмен мин быел, кыш килгәч. Һ.Такташ. Әй, бу әнине! Песләккә барырга дип, әтинең иске "Москвич"ын гараждан чыгарып, ялтыратып юып куюым булды: "Фә-рит! Казларны алып кайт. Кешенеке кайткан, безнекеләр аерылып калгандыр, ахыры",-...
-
Эссе җәйнең ун көне
БЕРЕНЧЕ КӨН Ий Раббым! Хәерле көннәр кыл! Бәндәләреңне рәхим- шәфкатеңнән ташлама! Үзең җибәргән бу эсселеккә түзәргә сабырлыклар да бир инде. Сабира болдырдан төшеп абзарга юнәлде. Кояш күтәрелеп кенә килә, ә үләндәге чык инде кибеп өлгергән. Бер тамчы яңгыр төшмәгәнгә айдан артты. Һавада да дым калмагандыр. Абзар ишеген ачуга, йөзенә парлы...
-
Сугыш имгәткән язмышлар
Наилә Харисова Сезнең яшь чакны беләбез без Сәлимә карчык бүген дә йокламыйча таң арттырды. Соңгы елларда, җәйгә чыкса, шул инде аның: оныгының кызы Эльвира кайта да тормышының бөтен тәртибе бозыла да куя. Юк-юк, карчык зарланмый, берүк кайта гына күрсен. Җәйге ике ае аның тонык тормышына җете төсләр өсти, ул үзен...
-
Кем арынган сагыштан
Чыңгыз Мусин Күп еллар бергә-бергә гомер иткән тормыш иптәшем Мәйсәрәнең якты истәлегенә Күктә болытлар агыла, Читләре киртләч кенә. Дөнья кайгысын беләсең, Башыңа төшкәч кенә. Болытларны җилләр куа, Җил ниятен кем белә? Шуңа, ахры,язмышлар да Төрләнәләр төрлегә. Болытларны җилләр куа, Тик гаме юк болытның. Мин дә дөнья куа идем, Сагышларга юлыктым....
-
Җиде юл чатында
Ахыры. Сәрби. Йә, йә әйтеп бетер улым! Рамиль.Сиңа ничек дип аңлатырга соң? Ну... бер бик якын дустым әтисенә йорт җиткерергә булыша. Сәрби. Бик тауфиклы бала икән, хуш? Рамиль. Менә шул дустым бездән ерак түгел бер кешедән такта сатып алган, 5 мең сум акчасы җитмәгән. Сәрби. Акчасы булмагач нигә сатып алган...
-
Җиде юл чатында
Дәвамы. Алмазия (керә). Исәнме, Сәрбиҗамал әби! Сәрби (күзләрен сөртеп алганны сиздермәскә тырышып). Саумы балакаем Алмазия! Әйдә уз! Алмазия (борчылып). Елагансыз түгелме соң? Сезгә нәрсә булды? (Куркып). Әллә Рамильгә берәр нәрсә булдымы? Әйтегез инде! Сәрби (алдаша). Ни... шул... Рамиль балакаем... Әйе, теге... Алмазия (каушап). Аңа нәрсә булды? (Сәрбине тотып селкетә), Әйтегез...
-
Җиде юл чатында
Габдулла Галиев Җиде юл чатында Музыкаль драма 2 пәрдәдә, 6 күренештә Катнашалар: 1. Госманов Хәсән - тимер юл эшчесе, хәзер пенсиядә; 2. Сәрбиямал - аның хатыны; 3. Шәрәф - аларның уллары, автохуҗалыкта диспетчер; 4. Рамиль - Шәрәфның улы, 11сыйныфны тәмамлаган егет; 5. Алмазия - Рамильнең сыйныфташы; 6. Шамиль; 7. Эдик....
-
Карантин
"Борын заман карт белән карчык торган, Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган. Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык, Болар булган берсеннән дә берсе арык" дигән әкият юлларын укыганда, инде мәктәп елларыннан бирле һәрвакыт күршеләребез - бүрәнә аралары кызыл балчык белән сыланган, алты-җиде җирдән терәү куелган, җиргә сеңеп бетә язган өйдә яшәүче...