Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

11 яшьлек кызга инсульт булган

Табиблар сәбәпләрен ачыклый

Санкт-Петербургта яшәүче 11 яшьлек кыз туганнары белән Кипрга ял итәргә бара. Биредә балага инсульт була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Баш миендә кан әйләнеше бозылган баланы экстрен рәвештә Кипрдан Санкт-Петербургка алып кайталар, аэропортта аны ашыгыч ярдәм машинасы көтеп тора. Кызны Педиатрия университетына алып китәләр.

«Медицина оешмасында тирәнтен тикшерәчәкләр, аннары табиблар дәвалау тактикасын билгели, хирургия ысулы ихтыяҗы турында мәсьәлә хәл ителәчәк», — дип сөйләгәннәр Смольный матбугат хезмәтендә.

Шәһәр хакимияте баланы дәвалау һәм реабилитация өчен бар ярдәмне күрсәтергә әзерлек белдергән. 

Табиблар балага кисәк кенә инсульт булу сәбәпләрен ачыклый. «КП-Петербург» үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, балаларда инсульт бик сирәк була. Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев