Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

21 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне

Сәламәтлек сагында торучы хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре һәм әлеге тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм.

Сезгә кеше гомере һәм сәламәтлеге ышанып тапшырыла. Иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез сайлаган һөнәр – халык өчен иң кадерлесе һәм иң мөһиме. Гаять олы җаваплылык тойган хәлдә сез, ак халатлы шәфкать ияләре, бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәккә өмет-ышаныч уятасыз. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш телим. Гаиләләрегез тулы һәм бәхетле булсын.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат ВӘЛИЕВ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев