Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

28 яшьлек әнинең 4 баласы ятим калган

Аппендицитны йөклелек дип уйлаганнар

Новосибирск өлкәсендә күп балалы әти кешегә, хатыны үлгәннән соң, суд аша хастаханәдән 30 мең сум түләгәннәр. Ольганың 4 баласы ятим калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Льнозавод бистәсендә яшәүче Виктор белән Ольга гаиләсенә кайгы августта килә. 28 яшьлек хатын балалары белән Новосибирскида әбиләрендә кунакта чакта, эче авырта башлый.

«Беренче көнне хатыным өйдә дәваланып карады, тик авырту бетмәде. Икенче көнне «ашыгыч ярдәм» чакырдык. Башта аны инфекцион хастаханәгә алып киттеләр, «агуланган» дип уйладылар. Аннары гинекологиягә җибәргәннәр – Оляның «аналыктан читтә йөклелеге бар» дип фаразлаганнар. Анда хатыныма капельница куйганнар, беразга хәле яхшырган, аннары кисәк кенә температурасы күтәрелгән. Табиблар «операция кирәк» диде», – дип искә ала Виктор.

Күп балалы хатынның туганнары сүзләренчә, пациент операция өстәленә яткач кына, табиблар ни булганын аңлаган. «Оляның аппендициты шартлаган. «Ашыгыч ярдәм»дәге хатын «аппендицит булырга мөмкин» дип кабат-кабат әйтте, тик табиблар аны тыңламады. Аннары, канына инфекция киткәч, соң булды инде. Мин, елый-елый, табибларга бардым, алар: «Булдыра алганның барысы да эшләдек», диде» – дип сөйли Виктор.

Тикшерүчеләр башта җинаять эше ача, ләкин аннары эшне ябалар. Виктор гражданнар судына мөрәҗәгать итеп, «ашыгыч ярдәм»гә дә, инфекция хастаханәсенә дә, гинекологиягә дә дәгъва белдерә. Мораль компенсация таләп итә. «Өч тапкыр судмедэкспертиза ясадылар. Нәтиҗә – хатыным кискен гангреноз аппендициттан үлгән. Алар операцияне, Ольганы алып килүгә, шунда ук ясаса, ул исән калыр иде. Табиблар вакытны әрәм итте», – ди тол ир.

Экспертлар нәтиҗәсе табибларның хаталарын күрсәткән. Бу – профиль буенча булмаган килеш гинекология хастаханәсенә күчерү, кискен перитонит булганда тулысынча тикшермәү, хирургия операциясен вакытында ясамау. Суд Викторга компенсация билгели, тик аның суммасы ирне шок халәтенә китерә.

«Компенсация – 30 мең сум. Һәр хастаханәдән 10 мең сум, хатынымның гомере шулкадәр торган. Тиеннәр… Ничек шулай була инде? Һәр клиникадан аерым санасаң, бу бит – яшәү минимумыннан да кимрәк», – ди ул. Тик суд карарына дәгъва белдереп тормаган. «Мәгънәсе юк. Хәзер иң мөһиме – балаларым. Үзем генә тәрбиялим. Ольга үлгәнгә 4 ел узды, ләкин мин башка беркемне дә очратмадым», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев