Әгерҗе районында күчмә поликлиника эшли башлады
Өстәмә мәгълүмат алу өчен Исәнбай һәм Кадыбаш амбулаторияләре участок табибларына яки ФАП фельдшерларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин
26 майдан “Әгерҗе үзәк район хастаханәсе” табиблары, Яр Чаллыдагы хезмәттәшләре белән берлектә, мөмкин булган медицина ярдәме белән тәэмин итү, тикшерү үтү өчен ерак авылларга чыгалар, дип хәбәр итә “Әгерҗе үзәк район хастаханәсе”.
Исәнбай авылында табибларның кабул итү графигы:
- 26 май: невролог, гинеколог, эндокринолог, уролог, ЛОР.
- 27 май: уролог, гинеколог, эндокринолог, онколог, окулист.
- 28 май: уролог, гинеколог, невролог, эндокринолог, ЛОР.
- 29 май: уролог, гинеколог, кардиолог, онколог, ЛОР.
-30 май: уролог, гинеколог, кардиолог, онколог, окулист.
- 2 июньдә уролог, гинеколог, кардиолог, невролог, эндокринолог.
-3 июньдә уролог, гинеколог, эндокринолог, ЛОР, онколог
-4 июньдә: уролог, гинеколог, эндокринолог, ревматолог, окулист, УЗИ ОБП
-5 июньдә уролог, гинеколог, кардиолог, офтальмолог, ЛОР, ревматолог
Кадыбаш авылында табибларның кабул итү графигы:
- 9 июньдә уролог, гинеколог, эндокринолог, ревматолог, невролог.
- 10 июньдә уролог, гинеколог, эндокринолог, ревматолог, окулист.
- 11 июньдә уролог, гинеколог, эндокринолог, ревматолог, ЛОР.
- 16 июньдә уролог, гинеколог, эндокринолог, ревматолог, невролог.
- 17 июньдә уролог, гинеколог, эндокринолог, невролог, ЛОР.
- 18 июньдә: уролог, гинеколог, эндокринолог, окулист, ЛОР
- 19 июньдә уролог, гинеколог, эндокринолог, невролог, онколог.
- 20 июньдә уролог, гинеколог, эндокринолог, ЛОР, онколог.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен Исәнбай һәм Кадыбаш амбулаторияләре участок табибларына яки ФАП фельдшерларына мөрәҗәгать итегез.
Ни өчен бу мөһим? Мобиль поликлиникалар - беренчел медицина ярдәме буенча милли проектның төп элементы. Аларның бурычы - авыл халкын йөз процент профилактик тикшерүләр белән тәэмин итү һәм авыруларны иртәрәк ачыклау. Тикшерү нәтиҗәләре телемедицина аша махсуслаштырылган үзәкләргә тапшырыла, бу пациентларның вакытын һәм көчен янга калдырачак.
Кирәк булган очракта, авыл халкы алга таба да Үзәк хастаханәгә дәваланырга җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев