Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗедә 2 сыйныф укучыларын бушлай йөзәргә өйрәтәләр

Әлеге проект, беренче чиратта, балаларны савыктыруга юнәлтелгән

Район башлыгы Ленар Нургаянов тәкъдиме белән “Олимп“ спорт комплексында йөзәргә өйрәтү буенча яңа “Всеобуч по плаванию“ дип аталган яңа проект старт алды. Анда шәһәрнең 2 сыйныф укучыларын бушлай йөзәргә өйрәтәчәкләр. 

–    Әлеге проект, беренче чиратта, балаларны савыктыруга юнәлтелгән булса, икенчедән, судагы бәхетсезлек очракларын кисәтүгә юнәлтелгән, – диде аны ачу тантанасына килгән район башлыгы Ленар Нургаянов шәһәр мәктәпләре укучыларын, аларның укытучыларын, әти-әниләрен сәламләгәннән соң. 

Йөзәргә өйрәтү дәресләре 36 сәгатькә исәпләнгән. Анда шәһәр мәктәпләреннән 2 сыйныф укучысы йөриячәк. Яңа елга кадәр 1нче гимназия, 2нче мәктәп 104 бала дәресләр ала. 2024 елда 3нче, 4нче мәктәп укучыларын көтәләр. Аларны йөзү серләренә инструктор Сергей Павлычев өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев