Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗедә 2 сыйныф укучыларын бушлай йөзәргә өйрәтәләр

Йөзәргә өйрәтү дәресләре 36 сәгатькә исәпләнгән

Район башлыгы Ленар Нургаянов тәкъдиме белән “Олимп“ спорт комплексында йөзәргә өйрәтү буенча “Всеобуч по плаванию“ дип аталган яңа проект старт алды. Аның нигезендә шәһәрнең 2 сыйныф укучыларын бушлай йөзәргә өйрәтәчәкләр. 

–     Әлеге проект, беренче чиратта, балаларны савыктыруга, икенчедән, судагы бәхетсезлек очракларын кисәтүгә юнәлтелгән, – диде аны ачу тантанасына килгән район башлыгы Ленар Нургаянов шәһәр мәктәпләре укучыларын, аларның укытучыларын, әти-әниләрен сәламләгәннән соң. 

Йөзәргә өйрәтү дәресләре 36 сәгатькә исәпләнгән. Анда 400ләп 2 сыйныф укучысы йөриячәк. Яңа елга кадәр бассейнда 1нче гимназия һәм 2нче мәктәп укучылары шөгыльләнәләр. Аннан аларны 3нче һәм 4нче мәктәп малай-кызлары алыштырачак. Балаларны йөзү серләренә инструктор Сергей Павлычев өйрәтә. 

–     Мин моңа кадәр дә бассейнга йөрдем. Әмма әлегә ныклап йөзә белмим. Ә өйрәнү теләгем зур, – диде 4нче мәктәптән Анжелика Петрова.  
Шунысын да әйтергә кирәк, 1нче гимназия укучылары тренировкаларга иртәрәк йөри башлаганнар. Алар инде курсның 12 дәресен узганнар. Бу көнне нәни йөзүчеләр мастер-класс та күрсәттеләр. 25 метрлы араны берничә тапкыр йөзеп уздылар. Һәрберсендә диярлек Зәлинә Юзекаева беренче булды. 

– Йөзәргә бик яратам. Бассейнга даими йөрим, – диде ул. 

–    Бу балаларның күбесе беренче тапкыр килгәндә суга керергә дә куркып торганнар иде. Хәзер һәр тренировка саен осталыклары арта. Әмма шуны да истә тотарга кирәк, әлеге курсларда билгеләнгән сәгать кенә йөзү техникасын тулысынча үзләштерү мөмкинлеген бирми, – диде “Олимп“ спорт комплексы директоры Раушания Яппарова. 

Әти-әниләр дә бушлай йөзәргә өйрәтү курслары оештырганнарына сөенүләрен белдерделәр. 

–    Балаларыбызның сәламәт, нык булып үсүләрен кайгыртканыгыз өчен рәхмәт сезгә, җитәкчеләр. Безнең балалар бик канәгать. Зур теләк белән йөриләр, – диделәр Элина Шикалова һәм Наталья Нуретдинова. 

Курслар тәмамлангач, укучылар йөзү буенча сынау да тапшырачаклар. Без малай-кызларның сынатмаячагына ышанабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев