Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Анализлар тапшыруда мөмкинлекләр арта

Дәвалау һәм диагностика – бер-берсеннән аерылгысыз. Ультратавыш, рентген, КТ, МРТ кебек диагностикалар белән беррәттән дәвалау билгеләүдә бүген лаборатор тикшерүләрнең дә роле зур.

Табибта кабул итүдә булганнан соң анализлар бирү өчен юллама алып чыгуга без күнеккән инде. Анализлар дигәнебез, гадәттә, сидек һәм кан була. Ә менә бер тамчы кан, сидекнең алга таба дәвалау билгеләү өчен бик тә кирәкле һәм мөһим мәгълүматлар алу чыганагы булып торуы турында күпләребезнең уйланганы да юктыр.

Анализларны тирәнтен тикшерү эше безнең Әгерҗе район үзәк хастаханәсе клиника-диагностика лабораториясендә дә башкарыла. Ә хәзер моның өчен шартлар тагын да яхшырды.  Заманча аппаратура, аларда эшләү өчен югары квалификацияле белгечләрнең булуы тапшырылган анализларның төгәл нәтиҗәсен алырга мөмкинлек бирә.     

Төп анализлардан тыш безнең лабораториядә гормоннарга, онкомаркерга да анализлар тапшырырга була. Шулай ук липидный профиль (холестерин фракцияләре) дип аталган анализлар җыелмасы бирү, анализлар аша организмда минераль алмашу ничек баруын белү мөмкинлеге дә бар. 

Әлеге анализларның барысы да урында тикшерелә. Димәк, нәтиҗәне көтү вакыты кыскара. Тагын бер уңайлылык: лаборатория белгечләре дәвалаучы табиб һәм пациент белән дә һәрчак элемтәдә тора.

Үзегезгә кирәкле анализны тапшыру өчен участок терапевтына, табибка кадәрге (доврачебный) кабинетка йә поликлиникадагы лабораториягә мөрәҗәгать итә аласыз. Аларда сезгә юллама бирерләр һәм анализны кайсы кабинетта тапшырырга мөмкин булуын аңлатырлар.
Татьяна ПОРОЗОВА,

клиника-диагностика лабораториясе мөдире.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев