Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

"Апа, если зубов нет, нельзя курицу есть, ешьте только кашу"

Кеше ФГДС үтәргә әҗәлгә барган кебек бара

Кеше ФГДС үтәргә әҗәлгә барган кебек бара. Ә мин почти ике айга бер, сөлгемне кыстырам да, 800 сумымны түлим дә, “эчәк” йота идем. Идем...

Мине күргәч, теге табиб ни булды дип сорап та тормый, таный, белә ул тагы тамакка кылчык утырганын. Ояла башладым барып күренергә. Балык ашамыйм башладым. Ә ашыйсы килә бит ә... Хет кәтлите булсын – минем тамакка дигән сөяге көтеп тора. Янәшәмдә утырган кеше дә ашый, аның бар да яхшы, мин тыгылам. Табында балык күрүгә, курку ала башладым. Тамакны гына тыярга, нәфесне генә йөгәнләргә дә бит...

Өч ел элек Казанга курсларга бардым. Кызым белән ресторанга кереп, тавык кәтлите (наггетсы бугай) алдык. Чәйнәп торасы да юк бит, йомшак ит, шуа гына теге минем хөкүмәт тешләре аша. Берзаман тамакның төбендә нәрсәдер "чаж" итеп кискән сыман булды: күзалларым караңгыланды, күңел төште, берни күрмим, сөйләшке келәми, сүнде, китте, бетте. Тулай торакка кайттым, ярый бүлмәдә беркем юк, тамакны кырган саен кан килә. Төнне ничек уздырганны белмим. Кая уку кайгысы?! Иртәгәсен, киттем РКБга. Тамак лезвие белән кискән сыман әрни. Елыйсы килә. Көзге яңгырлы көн. Кай җиренә барып кереп, кайсыларына тамакка сөяк кадалды дип аңлатырга!? Әле гарьләндерә дә бит! РКБның беренче килеп төртелгән корпусына кереп, хәлне аңлаттым, юк, "вам не сюда", диләр. Ниһаять, бер олы яшьтәге ханым юл күрсәтте: "Медицина катастроф", дигән корпусына барырга кирәк икән.

Чистай ягыннан керә торган якта, барып кердем, чират. Минсиңаәйтим, алып керәләр тегендә носилкалар белән һәлакәткә очраганнарны, куркудан аң китә башлады, укшыта. Мин утырам тамакта тавык сөяге белән. Булды, мендем, әллә 7нче кат иде шунда. Яшь кенә табибә белән медбрат тамакны яктыртып карадылар, аласын алдылар, майладылар, сиптерделәр. Табибә: "Апа, если зубов нет, нельзя курицу есть, ешьте только кашу", - ди, көлә. "История болезни"да диагноз - "подавилась куриной косточкой", рекомендациясендә: "Употреблять в пищу каши, супы".  Хәзер дә саклана ул язу, килеп чыккан саен көләм. Ә ул чакта хәлләр еларлык иде. Шулай ул, тамагыңны тыймасаң. Тамак гүргә кертә, дип, белми әйтмәгәннәр шул.

Тулырак

Фото: https://pixabay.com/ru/photos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев