Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баш табиб урынбасары Азат Закиров белән әңгәмә

Авырулар саны – сезонга карап

Кышкы чорны кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) авырулары сезоны дип исәпләргә күнегелгән. Районда әлеге вируслы инфекцияләр белән хәл ничек, үзеңне авырудан ничек сакларга? 

Бу хакта район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Азат ЗАКИРОВ белән сөйләштек. 
–    Азат Миннерасимович, Сез – безнең районда яңа кеше. Шуңа күрә үзегез белән таныштырып үтегез әле. 
–    Мин Ижауда туып үстем. Үзвакытында әбием табиб булырга хыялланган. Кызганычка каршы, теләге булса да, укырга мөмкинлеге булмаган. Шуңа күрә ул миндә кечкенәдән медицинага мәхәббәт тәрбияләргә тырышты. Сүз уңаеннан, аның икетуган апасы Әгерҗедә тимер юл хастаханәсендә эшләгән. 
Бала чагымдагы табиб-педиатр да күңелдә якты хисләр калдырды. Мәктәптә химия, биология кебек фәннәрне яраттым һәм медицина юлыннан китәчәгемне төгәл белә идем инде. 11 сыйныфтан соң Ижау медицина көллиятен бик яхшы тәмамладым, шул ук елны медакадемиягә укырга кердем һәм республика клиника-диагностика үзәгендә табибка кадәр кабул итү фельдшеры булып эшли башладым. 
Медицинаны сайлавыма бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Зур кызыксыну белән укыдым, практик эшчәнлеккә җитди карадым. Бүгенге көндә эшләү буенча зур тәҗрибәм һәм берничә өлкә буенча белгечлегем бар: функциональ дигностика, кардиология һәм башкалар. Ике өстәмә югары белем алдым. Берсен  РФ Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясендә, икенчесен УдГУның Педагогика, психология һәм социаль технологияләр институында.
–    Сезне Әгерҗе ничек кабул итте?
–    Миңа биредә бик ошый. Әгерҗелеләр ярдәмчел, кеше хәленә керүчән, медицина хезмәткәрләренә нинди вазифа йөкләнгәнен яхшы аңлыйлар. Район халкы үз сәламәтлеге турында да кайгырта: актив рәвештә диспансерлаштыру, вакциналаштыруны үтәләр.
–    Сәламәтлек турында сөйләшә башлагач, төп темага күчик әле. Бүген районда  ОРВИ белән бәйле хәл ничек? 
–    Әйтергә кирәк, авырулар саны – сезонына карап, ягъни эпидемиологик чиктән югары түгел. Әйтик, январьның беренче ике атнасында ОРВИ белән авыруның 217 очрагы теркәлгән (узган елның шул чорында – 253). 44 очракта грипп ачыкланды. Узган ел гриппмы-юкмы икәнлеген төгәл генә әйтә алмасак, быел бу – мөмкин эш. Чөнки экспресс-тест ярдәмендә тулы диагностика уздырабыз. 
–    ОРВИ белән кемнәр ешрак мөрәҗәгать итә: балалармы, зурлармы?
–    Саннар күрсәткәнчә, югары тын алу юллары инфекциясе белән ешрак зурлар килә. Әмма саннарда аерма алай зур түгел. Әйтик, январьда мөрәҗәгать иткән 217 кешенең 95е – балалар. 
–    Күпләр бу сезонда җиңел формадагы коронавирус белән авырдык дип исәплиләр. Районда ковид белән авыруның ничә очрагы ачыкланды? Синдә нәкъ менә коронавирус икәнлекне ничек аңларга?
–    Бу инфекцияне әлеге дә баягы шул ук экспресс-тест ярдәмендә генә билгеләп була. Чөнки сезонлы авыруларның (ОРВИ) билгеләре охшаш. Аерымлыклар да бар. Әйтик, грипп вакытында бик югары температура күзәтелә, мускуллар авырта. Коронавируста, гадәттә, температура 38 градуска кадәр җитә, коры ютәл борчый. 
Январьның беренче яртысында ковид белән авыруның 12 очрагы ачыкланды. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда (узган ел 26), уңай динамика турында нәтиҗә ясарга була. Үлем белән тәмамланган очракларның булмавы да сөендерә. 
–    ОРВИдан саклану өчен нишләргә?
–    Иң беренче чиратта, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Саф һава, дәвалау физкультурасы организмны ныгыта һәм иммунитетны күтәрә. Кеше күп булган урыннарда маска киегез. Шәхси гигиенаны үтәгез – кулларыгызны ешрак юыгыз. Һәр гаилә әгъзасының аерым сөлгесе, теш щеткасы булырга тиеш. Һәр оешмада куелган антисептиклардан файдаланагыз – кулларыгызны эшкәртегез. Биналарны җилләтү һәм юешләтеп җыештыру да яхшы профилактика чарасы булып тора. Ниһаять, иң үтемле ысул – вакцина куйдыру. 
–    Грипп, үпкә ялкынсынуы, ковидтан прививканы хәзер куйдырга соң түгелме?
–    Ковидтан вакцина юк инде, чөнки коллектив иммунитет барлыкка килде дип исәпләнелә. Үпкә ялкынсынуыннан ел әйләнәсе прививка куябыз. Грипптан әле хәзер дә куйдырырга була. Вакцинациядән соң ике атна дәвамында сакланырга, массакүләм чараларга йөрмәскә, профилактика чараларын үтәргә кирәк. Авырып киткән очракта да ул җиңел формада узачак. 
–    Авырган очракта нишләргә? Поликлиникада фильтр системасы эшлиме?
–    Үздәвалану белән шөгыльләнмәгез. Югары температура булганда температураны төшерә торган дару (әйтик, парацетомол) эчәргә мөмкин. Һәм хастаханәгә кабул итүгә барырга яки табибны өйгә чакыртырга кирәк. Поликлиникада фильтр системасы эш көннәрендә 8-16 сәгатьләрдә эшли. 16 сәгатьтән соң йогышлы авырулар бүлекчәсенең авыруларны кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә була. 
Әңгәмәдәш – Екатерина САМСОНОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев