Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Белгеч коронавирус инфекциясенең үсеш сценариеларын атады

Беренче вариант: вирус акрынлап икенче биологик төргә күчәчәк

Аеуча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог Владислав Жемчугов Sputnik радиосына биргән интервьюсында коронавирус инфекциясенең үсешендә мөмкин булган өч вариантны атады.

Беренче вариант: вирус акрынлап икенче биологик төргә күчәчәк, вирусның аның белән «иммун консенсусы» формалашачак.

Икенче вариант: вирус акрынлап көчсезләнәчәк һәм юкка чыгачак. Әйтик, Атипик пневмония (SARS, – ред.) һәм MERS (Якын Көнчыгыш респиратор синдромы, – ред.) белән нәкъ шулай булды.

Өченче, кешелек өчен иң начар вариант: вирус, грипп кебек үк, кеше популяциясендә паразит булып яшәүгә җайлашачак.

Эксперт вакцинациянең коронавируска каршы көрәштә иң нәтиҗәле алым булуын билгеләп үтте.

РФ Президенты Владимир Путин Россия вакциналарының куркынычсыз һәм нәтиҗәле булуы турында берничә тапкыр белдерде. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев