Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Белгеч коронавирусның төп симптомының юкка чыгуы турында кисәтте

Генетик шулай ук ковид белән икенче, өченче тапкыр да авырырга мөмкинлегенә игътибарны юнәлтте

Коронавируслы кайбер пациентларның ис сизүе югалмый башлады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

ДНКОМ молекуляр-генетик тикшеренүләрнең фәнни үзәгенә нигез салучы һәм генераль директоры Андрей Исаев сүзләренчә, бу симптом «дельта» штаммасы барлыкка килү белән ешрак югала башлаган һәм хәзер аны төп, бигрәк тә беренче билге дип санарга ярамый. Кайбер очракларда ул авыру башланганнан соң 10 көн узгач барлыкка килә.

«Аны көтәргә кирәкми, авыруның беренче көннәреннән үк дифференциацияләргә кирәк. Чөнки беренче көннәрдән үк үсеш ала торган цитокин штормы пациентны иртәрәк зарарлый», — ди белгеч.

Исаев респиратор авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә пациентларга ПЦР-диагностика үткәрергә тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, бу кешенең ковид йоктыру-йоктырмауны ачыклау мөмкинлеге бирә торган бердәнбер төгәл ысул. Генетик шулай ук ковид белән икенче, өченче тапкыр да авырырга мөмкинлегенә игътибарны юнәлтте. Өстәвенә, инфекцияне кабат йоктырганда еш кына авыру авыррак кичерелә. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев