Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Белгечләр вакцина белән шаярмаска киңәш итә

Белгечләр моны бик зур хата дип атый

Коронавирустан үлү очраклары буенча антирекорд кую дәвам итә, ә алда нәрсә көтә?
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны буенча янә рекорд куелган

QR-код кирәк дип, сәламәтлекне куркыныч астына куясы түгел! Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев якын арада коронавируска каршы прививка ясатырга җыенучыларны шулай дип кисәтте.

Билгеле булганча, республикада QR-код таләбе кертелгәч, халык күпләп вакцина ясата башлады. Араларында шушы хикмәтле рәсемне алу өчен бераз авырып торган килеш прививка ясатырга җыенучылар да очрый башлаган. Белгечләр моны бик зур хата дип атый. «Борынга томау төшү, температура күтәрелү кебек билгеләр күзәтелгән очракта, вакцина ясатуны кичектереп торырга кирәк. Юкса, өзлегүегез бар», – дип белдерде министр урынбасары «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Бу көннәрдә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны буенча янә рекорд куелган. Роспотребнадзорның Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренә караганда, соңгы тәүлектә генә дә коронавирус инфекциясе йоктыруның 135 яңа очрагы ачыкланган. Шул рәвешле, республикада ковид эләктергән кешеләрнең гомуми саны 29239га җиткән.

Киләсе атна башыннан Татарстанда коронавирусны ачыклау өчен яңа экспресс-тестлар кулланыла башлаячак. Альмир Абашев сүзләренә караганда, әлеге тест коронавирус китереп чыгаручы антиген барлыгын ачыкларга ярдәм итәчәк. Моның өчен йоткылык өстеннән (носоглотка) мазок алыначак. Аның нәтиҗәсе 20 минуттан әзер дә булачак. «ИФА-тест – якынча анализ. Аның нәтиҗәсе уңай булса, кешегә традицион ПЦР-тест та тапшырырга туры киләчәк. Бу авыруны алданрак изоляцияләү өчен эшләнә», – дип аңлатты Марина Патяшина.

Белгечләр коронавирусны кисәтү юнәлешендә иң нәтиҗәле чара дип вакцина ясатуны атый. Соңгы тәүлектә Татарстанның 175 күчмә вакцина ясату пунктында 30107 кеше прививка ясаткан. «Вакцинация мондый темплар белән барса, декабрь азагына коллектив иммунитетка ирешеп булырга тиеш», – дип фаразлый Альмир Абашев. Аның сүзләренә караганда, ковидка каршы прививканың иксен дә ясаткан кешеләр арасында үлүчеләр дә, ИВЛ-аппаратына тоташтырылганнары да юк. «Дөрес, хастаханәләрдә вакцина ясатканнар да бар. Әмма алар чирне уртача яки җиңел формада уздыра», – диде министр урынбасары. Прививка димәктән, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе якын арада «Спутник Лайт» вакцинасын теләсә кемгә ясаган шәхси медицина оешмаларын да тикшермәкче. Әлеге прививка ковид белән авырып сихәтләнгән яки икенче мәртәбә вакцинация узучы кешеләргә генә ясалырга тиеш. Соңгы арада таралган хәбәрләргә ышансаң, телгә алынган QR-кодка тизрәк ия булу өчен бер компонентлы «Спутник Лайт»ны акча түләп ясатучылар арткан.

Бүген республикада коронавируслы авырулар өчен ике резерв госпиталь әзерләнә. Вазгыять катлаулана калса, аларны эшкә җигәчәкләр. Бу көннәрдә Республика балалар клиник хастаханәсендә дә кискен респиратор вирус инфекциясе йоктырган балалар өчен вакытлы инфекцион госпиталь ачылды. «Әлеге госпиталь хастаханәнең бер корпусында урнашкан. Ул тулысынча изоляцияләнгән һәм биредә дәваланучы башка балалар өчен куркыныч тудырмый», – дип ышандырды Абашев. Якын арада мондый вакытлы госпитальләр Кама балалар медицина үзәгендә һәм Лениногорск балалар хастаханәсендә дә ачылыр дип көтелә. Хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләрендә 19 сыйныф (367 бала. – Д.Г.) укудан читләштерелгән. Аларның 8е – Казанда, дүртесе – Кама Тамагында, өчесе – Азнакайда, калган икесе – Түбән Кама белән Яңа Чишмә районнарында. «Татарстанда тулысынча ябылган мәктәпләр юк. Алар штатлы режимда эшли», – дип белдерде Марина Патяшина.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр илдә ял көннәре игълан ителде. Кайбер төбәкләрдә ул 23 октябрьдән үк башлана. Әмма республика хакимияте аны 30 октябрьдән генә башларга карар кылды. «Татарстанда коронавируска каршы тору буенча иң катгый чаралар күрелә. Алар барысы да үтәлсә, республика җитәкчелеге вазгыятьнең начарлану куркынычын күрми. Шуңа күрә ял көннәрен алдан түгел, ә 30 октябрьдән кертергә карар кылынды», – дип ачыклык кертте Марина Патяшина.

P.S. Коронавируска экспресс-тест уздыруга кагылышлы сораулары булган кешеләр 8-800-222-59-00 номеры буенча Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең яңа ачылган «кайнар элемтәсе»нә мөрәҗәгать итә ала. Ул тәүлек әйләнәсе эшли. Эш көннәрендә сорауларны  (843)236-94-11 һәм (843) 221-90-16 (иртәнге сәгать уннан кичке бишкә кадәр) номерлары буенча шалтыратып бирергә дә мөмкин.

Динә Гыйлаҗиева, ВТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев