Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Битлек кияргә кирәк, Россиядә тридемия тарала

Авыручылар саны 83 процентка югарырак

Россиядә грипп, ОРВИ һәм коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арткан. Бу хакта «Известия» басмасы Роспотребнадзор һәм Смородинцев исемендәге грипп фәнни-тикшеренү институтына сылтама белән хәбәр итә, дип белдерде Интертат.

Россиядә грипп сезоны уртасында авыручылар саны арта – 10 мең кешегә 128,1 очрак туры килә. Бу – авыручылар санының база дәрәҗәсеннән 83 процентка югарырак. Хәзерге вакытта, белгечләр мәгълүматлары буенча, нигездә А (H3N2) гриппы тарала. Аны Гонконг гриппы дип тә атыйлар.

Роспотребнадзорда 46 төбәктә авыручылар санының эпидемиологик чиктән артып китүен дә әйтәләр.

Белгечләр бер үк вакытта 3 төрле инфекциянең таралуын «тридемия» дип атый. Аларның сүзләренчә, авырулар февраль-март айларында кими башлаячак.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе Тедрос Гебрейесус халыкка битлекләр киеп йөрергә һәм COVID-19га каршы прививка ясатырга өндәде. Бу кисәтүне ул берничә атна эчендә авыру очраклары артканга ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев