Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Быел кемнәр диспансерлаштыру узарга тиеш

18-39 яшьтәгеләр диспансерлаштыруны 3 елга бер тапкыр уза

“Әгерҗе радиосы”нда туры эфирда Әгерҗе район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Азат ЗАКИРОВ әлеге һәм башка сорауларга җавап бирде. 

Эфирны “Әгерҗе радиосы” директоры Миләүшә Кәрәмова алып барды. Игътибарыгызга аның барышында яңгыраган кайбер мөһим сорауларга җавапларны тәкъдим итәбез.

Диспансерлаштыру – профилактик чара. Аның төп максаты – райондашларыбызның сәламәтлеген саклау, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм гомерен озынайту.

Диспансерлаштыру йөрәк-кан системасы, тын алу органнары, онкология, шикәр чире кебек авыруларны иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә. Әйтик, узган елгы диспансерлаштыру һәм профтикшеренү барышында беренче тапкыр онкология авыруларының –18, шикәр авыруының – 130, йөрәк-кан системасы авыруларының 42  очрагы ачыкланды. Биш кешедә туберкулез, шул ук санда глаукома авырулы кеше билгеле булды.

18-39 яшьтәгеләр диспансерлаштыруны 3 елга бер тапкыр уза. Димәк, быел алар – 2006, 2003, 2000, 1997, 1994, 1991, 1988, 1985 елгылар. 40 яшьтән узганнар ел саен үтәргә хокуклы. 1986-2005 елгылар профтикшеренү уза ала. Дөрес, профтикшеренү барышында тикшерү күләме азрак, әмма аның кысаларында нинди дә булса авыруга шик туа икән, дәвалаучы табиб карары нигезендә алга таба бушлай өстәмә тикшеренү билгеләнә.

Балалар өчен диспансерлаштыру 1 айдан башлана. Кагыйдә буларак, балалар бакчасына, мәктәпкә йөрүче балалар аны әлеге учреждениеләрдә узалар. Калганнар – балалар поликлиникасында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев