Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Covid-19 авыруы агымының уртача дәвамлылыгы - унбер көн

Авыруның дәвамлылыгы дәвалауның вакытында башкарылуына һәм дөреслегенә, шулай ук пациентның организм үзенчәлекләренә бәйле

Пациентлар Covid-19 коронавирусы белән уртача 11 көн авырый, әмма кайберләре тизрәк сәламәтләнергә мөмкин. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белгечләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 

«Пациентларның бу чоры (авырулары — Т-и иск.) авыру торышына карап, бер-ике көннән алып 21-28 һәм аннан да күбрәк тәшкил итәргә мөмкин. 14 көннән соң дәвам итә торган симптоматика өстәлгән авырулар, өзлегүләр < ... > белән бәйле», - дип аңлатты Роспотребнадзорның Г.Н. Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиника эше буенча урынбасары Татьяна Руженцова.

Медицина фәннәре докторы сүзләренә караганда, өзлегүләр дәвамлылыгы төрлечә булуы ихтимал. Кайчагында алар өч айдан артып, ярты елга кадәр һәм хәтта озаграк та булырга мөмкин.

Әлеге фәнни-тикшеренү институты клиник бүлегенең кече фәнни хезмәткәре табиб-терапевт Дарья Хавкина авыруның дәвамлылыгы дәвалауның вакытында башкарылуына һәм дөреслегенә, шулай ук пациентның организм үзенчәлекләренә бәйле, дип аңлатты.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев