Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Covid-19 авыруын тулысынча җиңү өчен ике ысул бар

Вирусолог аңлатты

Covid-19 коронавирусын төрле ысуллар белән тулысынча җиңәргә була. Бу хакта Федераль фундаменталь һәм трансляция медицина тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре вирусолог Александр Чепурнов сөйләде. Sputnik радиосы шул хакта хәбәр итә.

Галим фикеренчә, иң беренче чиратта, кайбер кешеләрдә вируска тотрыклылык сәбәпләрен өйрәнергә кирәк. «Тотрыклылык сәбәпләрен ачыклау өчен көчле генетик-аналитик тикшеренү яки иммунологик тикшеренү кирәк <…> «, — дип аңлата ул.

Чепурнов шул ук вакытта Covid-19 авыруы сәбәпләре генетик булган кебек иммунологик та булырга мөмкин булуын искәртә.

Моннан тыш, коронавируска каршы көрәшнең тагын бер юлы нәкъ менә аңа каршы нәтиҗәле химиотерапия препаратлары булдыру булырга мөмкин.

«Без моның С гепатиты мисалында була алуын беләбез. <…> бу авыруны (гепатит С — Т-и иск.) ышанычлы дәвалый торган иң нәтиҗәле өч юнәлешле химиотерапия препаратлары эшләнде», — ди вирусолог.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев