Декрет акчасын берничә эш урыныннан алып булачак
Үзгәрешләр көтелә
Дәүләт Думасына аналарга берничә эш урыныннан декрет акчасы алу хокукы турында проект кертелде. Проектның авторы Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Проект нигезендә,«Вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында»гы законга үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Әгәр хатын-кыз берничә урында эшли икән, бала карау буенча пособиене дә берничә эш урыныннан ала алачак.
Фото: https://pixabay.com/ru/photos
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев