Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Җенес органнарында яман шешне нәрсә китереп чыгара?

Хирург төп сәбәпне атаган

Хирург Александр Умнов җенес органнары һәм ашказаны-эчәклек трактында яман шеш китереп чыгара торган әйберне атаган. Бу турыда Tverigrad.ru хәбәр итте, дип белдерде Интертат.

Аның сүзләренчә, нык спиртлы эчемлек куллану күп кенә эчке органнарда яман шеш барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин. Ул аракының канцероген булуын һәм патоген белән ешрак очраша торган тукымаларда мутация китереп чыгаруын искәртә.

«Ашказаны, ашказаны асты бизе, бавыр, үңәч, ашказаны-эчәклек трактының бөтен органнарында онкология куркынычы арта», – ди Умнов.

Ул шулай ук алкогольгә бәйле кешеләрнең гормональ фоны үзгәрүен, бу исә җенес органнары яман шеше куркынычын арттыруын да әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев