Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Фатир хуҗасы кабызып калдырылган духовка газыннан агуланган

Сак булыгыз

Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз кабызып калдырылган духовка газыннан агуланган, дип сөйләде «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 70 яшьлек хатын үз фатирында духовканы кабызган, шуннан соң сүндермәгән. Ул газдан агуланып, аңын югалткан. Улы шалтыраткан, әнисе телефонын алмагач, күңелсез хәл булудан шикләнеп, полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Алар ишекне каерып кергәннәр һәм хатын-кызны идәндә аңсыз килеш тапканнар.

Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, хәзер урында полиция һәм газ хезмәте эшли. Прокуратура бу уңайдан тикшерү башлаган.

Билгеле булганча, хатын-кыз көнкүреш газы белән агуланган, хәзер ул токсикология бүлегендә дәвалана.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев